Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Гайбәт түгел, гыйбрөт"
ХӘЕРЧЕ ИРНЕҢ ХАТЫНЫ БУЛГАНЧЫ, БАЙНЫҢ СӨЯРКӘСЕ БУЛЫР ИДЕМ!
Мин авылда яшәүче гади татар хатыны. Әле кайчан гына өйләнешеп тормыш корып җибәргән идек, инде 22 ел вакыт узып та киткән. Кем өчендер бу, бәлки, әллә ни озак кебек тә тоелмас. Холкым буенча мин узган елга гына түгел, үткән көнгә дә азмы-күпме нәтиҗә чыгарып, иртәгәсе эшләрне барлап, планлаштырып куя торган кеше. Гаилә тормышында узган әлеге 22 елыма борылып карыйм да, үкереп елыйсылар килә. Гомернең яртысы диярлек үткән, ә искә төшерердәй, менә ичмасам дип тотып карардай нәрсә бар соң безнең?
Фикерләр (0) | Караулар (1713) Сәлимә | 15.02.2013

“ИКЕ ЯШЕНӘ КАДӘР, БӘЛКИ, ҖАЙЛАНЫР, ДИП ӨМЕТЛӘНЕП ЯШӘДЕК”
Баштагы мәлләрдә “Саф хисләр” төркемендә чыгыш ясаган, соңрак үзе генә җырлап йөргән җырчы, автор-башкаручы Миләүшә Сафинаның йөкле чагын яхшы хәтерлим. “Бала сөясем килә. Сабый туарга озак калмады инде”, — дип очып йөргән иде ул. Дөньяга киләсе баланы ире Хәят белән түземсезләнеп көттеләр. Тик Мәрьям тугач, куанычлары белән бергә гаиләгә сынаулар да тау булып өелде. Яшәр өчен көн саен көчле авырулар, өянәкләр белән көрәшә сабый. Хәзер ул чит илдә узачак дәвалану курсларына әзерләнә. Бүген нәни кызчык һәрберебезнең ярдәменә мохтаҗ.
Фикерләр (0) | Караулар (1624) Лилия ЙОСЫПОВА | 25.01.2013

“МИН ТАТАРСТАНДА БЕРӘҮ ГЕНӘ”
Әлки районы үзәге Базарлы Матакта 255 кг лы кеше яши дигәч, башта ышанмадым. “Үзе көрәшче, үзе биюче. Очып-очып бии”, ди аны яхшы белүчеләр. Бер командировкадан кайтышлый бу кызыклы шәхесне күреп чыгарга булдым. Батыр гәүдәле героем Радик Вәлиевка 45 яшь. Бик ачык, шаян телле ул. Өйгә үтүгә, мин монда, дип кухнядан сәлам бирде. Үзенә карадым да шаккаттым. Чөнки мондый тазалыкка ия кешене үз гомеремдә тәүге тапкыр күрүем. — Мин гаиләдә беренче бала. Әнием Рәфидә көч-хәл белән дөньяга тудырган. Авырлыгым 6 кг 500 грамм булган, — дип гаҗәпләндерде Радик абый. — Ике исем белән йөрим. Мулла кушканы Радик, әти кушканы Дамир. Әбием (әтинең әнисе) Радик, ә әти Дамир булуымны теләгән.
Фикерләр (0) | Караулар (1403) Эльмира СӘЛАХОВА | 25.01.2013

“ҺӘР БАЛА ҮЗ РИЗЫГЫ БЕЛӘН ТУА!”
Надежда Ишматова Кукмара районының Починок Сутер авылында яшәүче күпбалалы әниләр арасында иң үзенчәлеклеседер, мөгаен. Ул 7 бала тапкан, бөтенесе дә малайлар. Починок Сутерны халык телендә Бөяр дип йөртәләр. Ул — удмурт авылы. Элегрәк монда тоташ христиан динле удмуртлар яшәсә, хәзер татарлар да бар икән. Авылда клуб, 2 кибет, урта мәктәп, почта, китапханә бар, җирле үзидарә монда. Мәчет, чиркәү юк. Беркайчан да булмаган. Быел 1 нче сыйныфка 5 бала кергән, киләсе уку елына 3 әү генә булачак икән.
Фикерләр (0) | Караулар (1288) Алсу САБИРОВА | 25.01.2013

“БӨТЕН КЕШЕ ПАРЛЫ БУЛЫРГА ТИЕШ!”
Һәрбер районда менә ичмасам дип үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр була. Сарманда яшәүче Фирдания һәм Өлфәт Габделхаковлар нәкъ менә шундыйлардан. Гаҗәп, әмма икесе дә группада булуларына карамастан, бу гаилә сәламәт кешеләрнең борынына чиртерлек итеп яши белә. Моны Габделхаковларның ишегалдына узу белән күрәсең. Хуҗаларга кереп чыгарга уңайлы итеп салынган гараж, Өлфәт абыйның остаханәсе, арткы якта үзләренә җитәрлек бакча да бар. Кайсын карама, бар җирдә шуның кадәр тәртип, аунап яткан берни күрмәссең. Йорт эче дә шулай ук. Бар да зәвык белән эшләнгән.
Фикерләр (0) | Караулар (1442) Алсу САБИРОВА | 21.12.2012

БЕР АНАНЫҢ ТУГЫЗ КЫЗЫ
Безнең авылда тугыз ир балалы гаилә бар. Аларга искитәрлек кушаматлар такмадык инде. “Жигули” машинасы маркасы белән “копейкадан” “тугызлы”га кадәр ишәйделәр, арттылар. Ә бүген Актанышка юл тоттым. Кәзкәй авылында бу дөньяга тугыз кыз тудырып, туйлап кияүгә биргән Мияссәмә Сәхипгәрәй кызы Рәшитова яши. Аңа, Алла боерса, киләсе елга 80 яшь тулачак. Җәмәгате Сабирҗан гына әллә ни озын гомерле булмый. Гомере буе атлар караган, фермада эшләгән ир заты пенсиядән соң да бер ел хезмәт куеп, нибары 62 яшендә вафат була. Соңгы ике кызының туен да күрмичә кала ата кеше. Мияссәмә дә, Сабирҗан да төп Кәзкәй кешеләре. Тугыз кыз атасы хатынына:
Фикерләр (0) | Караулар (1360) Гөлназ ШӘМСИ | 21.12.2012

СӨЙЛӘШМИЧӘ УЗГАН ГОМЕР
Сарман районының Яхшы Каран авылында яшәүче Габделхаковлар гаҗәеп язмышлы кешеләр. Миңнур апа белән Камил абый икесе дә телсез. Өстәвенә колаклары да ишетми. Ләкин ни гаҗәп, алар авылдашларына үрнәк гаилә булып, менә дигән 7 баланы үстереп аякка бастырганнар. Аларны башлы-күзле итеп олы тормыш юлына чыгарып җибәргәннәр. Яхшы Каран — районның иң кечкенә авылларының берседер, мөгаен. Кышка яшәргә дип якынча 20 хуҗалык кына кала икән. Мин килеп төшкәндә тәмле бәлеш исе ишегалдына кадәр таралган иде. Атна уртасы, эш көне булуга карамастан, балаларының дүртесе туган нигезгә кайту җаен тапканнар. Әби-бабай белән аңлашу мөмкин булмаганлыктан, кызлар белән сөйләшәбез. Камил абый нәселдән телсез икән. Алар 4 бала булганнар. Камил абый иң олысы. Башта әниләре, аннары, үпкәсенә салкын тидереп, 45 яшьлек әтиләре үлеп китә. Камил абыйга — 19, иң кече балага нибары 8 яшь була. 3 баланы ятимнәр йортына урнаштыралар. Ә Камил абыйны, яше инде узган дип, япа-ялгыз өйдә калдыралар.
Фикерләр (0) | Караулар (1403) Алсу САБИРОВА | 10.12.2012

“УЛЫМНЫ ҮЗЕМ ҮСТЕРӘЧӘКМЕН!”
Радик Сәләхетдинов һәм аның элеккеге хатыны Илсия белән бала аркасында килеп чыккан шау-шуны ишетми, күрми калучылар бик сирәк булгандыр. Узган атнада ул 1 каналдагы “Пусть говорят” тапшыруы аша бар илгә таралды. Беркемне битараф калдырырлык булмаса да, авылда яшәүче татарлар аеруча кызыксынып, кайгырып торды алар өчен. Аерылышулар булса да, безнең халык аны ничек тә тыныч кына үткәреп җибәрергә тырыша. Ә болар әнә үзәк телевидениегә хәтле барып мөнәсәбәт тикшерделәр. Иреннән французга киткән татар хатынын, ни дисәң дә, еш очратмыйсың. Радик тумышы белән Апастан. Илсия — Казан кызы. — Ул вакытта минем дә Казанда яшәгән чак. Илсияне иртән, эшкә барганда күреп алдым. Төнлә белән явып киткән яңгырдан соң урамнар шактый пычрак иде. Туктадым да: “Кирәкле җирегезгә илтеп куйыйм”, — дип тәкъдим иттем. Аннан соң 8 Март бәйрәмендә котладым, — дип үткәннәрне искә ала Радик. — Шуннан очраша башладык. Ярты елдан соң өйләнешергә булдык.
Фикерләр (1) | Караулар (2966) Алсу САБИРОВА | 03.12.2012

“БЕЗ ИКЕБЕЗ БЕР КЕШЕ!”
Алар шаулатып туй уздырдылар. Берсенең сул, ә икенчесенең уң кулы белән парлашып сыер сава, дөнья көтә башладылар. Раушания һәм Рәфис Закировлар без яшәгән җәмгыятьтә инвалидлар да гөрләтеп дөнья көтә алалар дигәнне тирә-якка үз мисалларында раслап, тап-таза өч бала да тәрбияләп үстерделәр. Быел җәй олы кызлары Римма кияүгә чыкты. Радик белән Энҗе үз яннарында. Рәфис Мөслим районының Дусай авылы егете. Гаиләдә төпчек, бишенче бала була. Дөньяга сәламәт туа ул. Бәхетсезлеккә 10 нчы сыйныфта укыганда тарый. Баек авылы урта мәктәбенә йөреп белем алган Дусай егетләре укудан кайтканда бортлы машина кузовында шаярырга тотыналар. Яшь чак — җүләр чак. Рәфисне бер якка китереп кысалар да җиргә очып төшә ул. Нәтиҗәдә уң кулының сеңерләре өзелеп, бөтенләй эшләмәс була. Кичке мәктәптә ун һәм унберенче сыйныфларны тәмамлап, аттестат ала. Фаҗигадән соң бер-ике ай узгач, Рәфискә инвалидлыкка комиссия үтәргә кушалар. Ул вакыттагы җиде сум пенсия белән вакланып тормыйча, бармый егет. Мөслимдә укып, киң профильле механизатор таныклыгы ала. Шуннан бирле, ягъни кичке мәктәпкә күчеп укый башлаган 1977 елдан аның хезмәт кенәгәсендә бер генә язу. Шулай да, 1979 елда Мөслим районы караган Азнакай ВТЭК оешмасына инвалид булуын раслау өчен комиссия тора Рәфис. Уңай җавап булмагач, җансыз кулын өстәлгә шартлатып китереп сала да: — Терелтегез, эшләтегез, алайса, моны, — ди.
Фикерләр (0) | Караулар (1590) Гөлназ ШӘМСИ | 19.10.2012

“РӘИС, БАЛА КҮРМИ БИТ!”
Фәнис Мингәрәевнең өйләнүе минем өчен искиткеч яңалык булды. Кырыкка кадәр үз насыйп ярын таба алмыйча сайланып, сырланып йөрүчеләргә зур сабак та әле ул. Аның туена Хәйдәр бәй гыйффәт төне уздыру өчен “Сәфәр” отеленнән люкс-бүлмә, “Жемчужина веры” фондын оештырган Фатыйма Камалова яшь парны көнозын йөртергә лимузин бүләк итә. Шулкадәр хөрмәткә лаек кем соң ул Фәнис? Бу мәкалә Казандагы Сөләйман мәчетенең сукырлар һәм телсезләр өчен компьютер курслары, сира фәнен укытучы, үзе дә дөм сукыр яшь егет турында. Шушы ук мәчеттә уку бүлеген җитәкләүче Мәликә Гыйльметдинованың урынбасары да әле ул. Фәнис “сукыр” дигәнне бөтенләй яратмый. Ул сине сүз саен күрү сәләтеннән мәхрүм булучылар дип тө¬зәтергә мөмкин. Гомумән, туганда сәламәт, тере бала булган. Башындагы шеш алты яшьләрдә генә үзен белгерткән. Операция ясарга да ярамаган. Күзләренең баш миенә барып тоташучы нерв күзәнәкләрен кыскан бу шеш. Казан медицина көллиятендә укыткан Гүзәл һәм Рәис Мингәрәевләр гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килгән Фәнис өч яшендә үк үзләре яшәгән йорттагы Ленар исемле малайга ияреп дингә тартыла башлый. Алдагы сынаулы тормышка әзерләүне Ходай да үз бурычы санаган, күрәсең. Малай Коръәннән сүрәләр, хәдисләр өйрәнә. Ә алты яшендә авырып китеп, ике атнадан артык комада ята ул. Гүзәл ханым бу вакытта икенче балага йөкле була. Күзләрен ача Фәнис. Бала тудыру йортына китәргә җыенган әнисе артыннан: “Ур-ра, бәби кайта!” — дип кычкырып та кала әле. Ире Рәис белән улы Фәнис нәни кыз Зөһрәне каршыларга килгәч, үзе дә табиб Гүзәл ханым коточкыч хәл күрә. Аның сөекле улының күз алмалары өскә акаеп китәләр. “Рәис, бала күрми бит!” — дип кычкырып җибәрә ул. Ире ышанмый. Әмма дөресе шул — Фәнис сукырайган була.
Фикерләр (0) | Караулар (1472) Гөлназ ШӘМСИ | 15.10.2012



башка фотолар
 
 
 
Информеры