Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Безнең өй"
“БӘРӘҢГЕ БАКЧАСЫНДА ДА ГЛАДИОЛУСЛАР ҮСТЕРӘ”
Мөслим районының Күбәк авылында гомер итүче Резилә апа Вәлиева чәчәк-гөлләргә гашыйк. Хуҗалыгы һәрвакыт шау чәчәктә. Тәрәзә төбендәге гөлләрнең һәм бакчада үскән гладиолусларның санын ул хәтта үзе дә белми. Бары тик аларны үстерә, тәрбияли, тирә-юньне ел саен хуш искә күмә. — Резилә апа бик уңган хуҗабикә, чын бакчачы. Гладиолусларны үстереп, бөтен авылдашларга кочак-кочак бушка тарата. Узган елның октябрендә авылыбызда Өчпочмак бәйрәме үтте, ул анда чиләк белән чәчәк алып килде. Мәрхүм әниемнең каберенә куярга да аннан чәчәк килеп алам. Хәтта бәрәңге бакчасында да гладиолуслар үстерә, — ди авылдашы, журналист Гөлназ Шәмси.
Фикерләр (0) | Караулар (1443) Эльмира СӘЛАХОВА | 24.09.2012

ЭТ ТӘРБИЯ СОРЫЙ
Эт – кешенең дусты. Ул хуҗасын танысын, йортны сакласын, шат күңелле, сәламәт булсын өчен, аны яратырга һәм тиешенчә тәрбияләргә кирәк.
Фикерләр (0) | Караулар (3436) Роза НУРГАЛИЕВА | 26.02.2010

БЕЗНЕҢ ӨЙ
Фикерләр (0) | Караулар (2401) | 13.02.2010

КЫЙНАП ТҮГЕЛ, КӨЙЛӘП ӨЙРӘТ
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан гына адвокат, “Час суда” телевизион тапшыруын алып баручы Павел Астахов Русиянең балалар хокукларын яклаучы вәкаләтле вәкиле итеп билгеләнде. Яңа вәкил эшне балаларга кул күтәрүгә каршы көрәштән башлый. Бу атнада ул “Новые известия” газетасына интервью бирде һәм: “Мин балаларны кыйнарга, хәтта почмакка бастырырга да рөхсәт итмим”, – диде. Аның фикеренчә, бала тулы хокуклы, ирекле шәхес. Кеше хокуклары буенча, Европа судының да балаларны яңаклау, турысызгыч, аяк киеме белән сугу, җайсыз позада бастырып тоту һәм башка шундый чараларны тыючы карары бар. Астахов аларны хуплый, үз эшчәнлегендә кулланырга уйлый.
Фикерләр (0) | Караулар (2633) Эльмира СӘЛАХОВА, Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 01.02.2010



башка фотолар
 
 
 
Информеры