Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Татар дөньясы"
“ӘНИЕМ БЕРЬЮЛЫ БЕРНИЧӘ ЭШ ЭШЛӘРГӘ ӨЙРӘТТЕ”
Нәбирә Гыйматдинова әсәрләре берәүне дә битараф калдырмыйдыр. Алар укучыны үз эченә бик тиз алып кереп китә. Ике генә бит укыйм да куям дия-дия әсәрнең азагына җиткәнне сизми дә каласың. Нәбирә апаны язу стиле үзенчәлекле дип мактаучылар да, урман, җеннәр, сихерчеләр турында күп яза, повестьларының шактыенда геройлар еш кына бергә калмый дип, эчтән шелтә белдерүчеләр, хәтта “сәер язучы” дип атаучылар да бар. Аны 18 яшендә үк “булачак язучы” дип бәялиләр. Аяз ага Гыйләҗев студент кызның әсәрләрен укыгач: “Бу балада талантлы язучыда була торган бөтен хаталар, ялгышлар бар”, — дип әйтә. Һәм ялгышмый. Бүген Нәбирә Гыйматдинова 17 китап авторы. “Ел китабы” номинациясендә 7 тапкыр беренче урын алган язучы ул.
Фикерләр (4) | Караулар (6440) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012

“ӨЧ АРШЫН ҖИР”НЕ 19 ЕЛ НӘШЕР ИТМӘДЕЛӘР”
Ходай Аяз Гыйләҗевка барысын да мулдан бирә, талантлы шәхес итеп яралтып, михнәтләрнең ачысын да татыта, шул ук вакытта сөенечләргә бай булган тормыш та бүләк итә. Әдип үз гомерендә шактый әсәр иҗат итә. Ләкин аларның иң бөеге “Өч аршын җир” дип әйтсәң, арттыру булмас. Бу әсәр аны көчле язучы итеп таныта. Повесть аркасында Аяз Гыйләҗев кыйнала, җәберләнә, ләкин “Өч аршын җир”¬нең бәрәкәте күп була. Бүген дә иң укылган повестьларның берсе ул. Бу әсәрнең язылу тарихы турында Аяз Гыйләҗевның хатыны, тугры юлдашы, озак еллар дәвамында татар теле укытучысы булып эшләгән Нәкыя апа ГЫЙЛӘҖЕВАдан сораштык.
Фикерләр (0) | Караулар (2019) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 26.03.2012

“ТӨРЕКЛӘР КИТТЕ, ЛӘКИН ЛИЦЕЙЛАРНЫ САКЛАП КАЛДЫК”
Татарстан чагыштырмача мөстәкыйльлек алгач, иң зур казанышларның берсе Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар мәктәпләрен ачу булды. Ә 1992 елда Татарстан белән Төркия арасында килешү төзелеп, башкалабызда беренче татар-төрек лицее эшли башлады. Бер-бер артлы мондый уку йортлары Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмәдә барлыкка килде. Казанда кызлар лицее да оештырылды. Бик тиз арада алар дәрәҗәле белем учакларына әверелде. Лицейны тәмамлаучылар башкалардан тирән белем, берьюлы берничә телне камил белү генә түгел, ә тормыштагы активлык, әдәп-ле¬лек белән дә аерылып торалар. Юкка гына балаларын лицейда укытыр өчен ата-аналар чиратка басмый. Аларны иләк аша уздырып, иң сәләтлеләре лицейда уку бәхетенә ирешә. Гадәттә, бер урынга ел саен 6-7 бала туры килә. Алар арасында гади авыл кешеләренең дә, министр, җырчыларның да ул-кызлары бар. Ләкин төрекләр тудырган укыту системасын күпсенделәр, 2008 елда РФ прокуратурасы аларны сират күперен үтәргә мәҗбүр итте. Татар-төрек лицейларын яклап ата-аналар, балалар, җәмәгатьчелек җыеннар, митинг-пикетлар уздырмасын, төрле инстанцияләргә хатлар язмасын, төрек мөгал-лимнәре Татарстаннан куылды. Ул вакытта лицейлар үз дәрәҗәләрен саклап калырмы дигән шик булды, ләкин алар үз йөзен югалтмады гына түгел, Русия, дөньякүләм бәйгеләрдә беренчелекне яулауларын дәвам итә. Халык телендә төрек лицейлары дип аталган белем учакларының Татарстанда эшли башлавына быел 20 ел тула. Иң беренчеләрдән булып Ка-занның 2 нче санлы лицей-интернаты ачылды. Без аның директоры Илдар МӨХӘММӘТОВ бе¬лән укыту ысуллары, төрек укытучылары киткәннән соң үзгәрешләр, уку йортының перспективалары турында сөйләштек.
Фикерләр (1) | Караулар (3269) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 26.03.2012

“900 ДӘН АРТЫК ТАТАР АВЫЛЫН ӨЙРӘНДЕМ”
Татар авылларының тарихы, исемнәренең килеп чыгышы турында чатнатып сөйләп бирә алган кеше — ул Фирдәвес апа Гарипова. Аны бу өлкәдә татар дөньясындагы төп белгеч дип атарга мөмкин. Әлеге эшкә чын мәгънәсендә гомерен, сәламәтлеген биргән. Фәнни тикшеренүләр уздырып, төннәр буе хезмәтләр язып, хастаханәгә эләгеп, ул чак кына үлемнән кала. Ләкин бүгенгә кадәр башлаган эшенә тугры. Аның хезмәтләре даими рәвештә “Казан утлары” журналында басыла. Фирдәвес апа татар авыллары тарихына багышланган берничә китап, дистәләгән монография язган. Аның һәр татар саласы турында бөртекләп җыйган мәгълүматлары алтынга тиң.
Фикерләр (2) | Караулар (3296) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 13.02.2012

“БИБИНУР”ГА САКАЛЛЫ БАБАЙ КИРӘК ИДЕ”
“Бибинур” — 2010 елда татар һәм мөселман дөньясында шактый уңыш казанган нәфис фильм. Бездә генә түгел, чит ил тамашачысына да тәкъ¬дим ителеп, төрле номинацияләрдә җиңү яулаган кино. Фир¬дәвес Әхтәмова, Резеда Һадиуллина кебек танылган актрисалар янәшәсендә гади авыл кешеләре дә бар. Вәли хәзрәт ролен башкаручы Насыйх Фазылрахманов әнә шундыйларның берсе. Гаиләсе белән Мамадышта яши. Кем ул, 75 яшьтә кинога ничек килеп эләккән, камера каршында эшләү авыр булганмы, нинди тәэсирләр калган — Насыйх абый белән күрешеп, әнә шул хакта сөйләштек.
Фикерләр (0) | Караулар (1531) Алсу Сабирова | 03.02.2012

ТҮРӘНЕҢ ДӘ БАР ҖАНЫ. УЛ “ТВИТТЕР”ГА НӘРСӘ ЭЗЛӘП КЕРӘ?
Сәясәтче һәм түрәләргә “Твиттер” җене кагылды. Интернеттагы “Фейсбук”, “Одноклассники”, “Вконтакте” кебек социаль челтәр бу. Аерма шунда: “Твиттер”да аралашу, хәл белешү кыска хәбәрләрдән тора. Күп очракта алар кесә телефоныннан языла, смс җыйган кебек. Бер твит 140 хәрефтән артмаска тиеш. Гадәттә, сәясәтче һәм түрәләр интернетны өнәп бетерми, күрмәмешкә салыша бит. Ә “Твиттер”га “мәхәббәт” кайдан килә? Берничә сәбәбен күрәм.
Фикерләр (0) | Караулар (1347) Данил СӘФӘРОВ | 03.02.2012

“Гаиләдә биш вакыт намаз укый башлаучы, беренче хиҗап киюче апам булды”
Үзәк телевидениедә ислам дине, мөселманнар тормышы турында сөйләүче бердәнбер тапшыруга быел 10 ел тулды. “Россия 1” каналында барган “Мусульмане” тапшыруының даими алып баручысы — татар кызы Динара САДРЕТДИНОВА. Федераль каналларда аңардан башка хиҗап киеп эфирга чыгучы юк. Динара белән элемтәгә кереп, гаиләсе, телевидениегә ни¬чек килүе һәм хезмәтенең үзенчәлекле яклаыры турында сөй¬ләвен сорадык.
Фикерләр (0) | Караулар (1669) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 31.01.2012

“Etatar.ru” – татар яшьләре өчен яңа ресурс”
Интернетта татарча яисә татар темаларына язучы газеталар әллә ни күп түгел. Булган ресурслар арасында бүген иң популярлары — Azatliq.org радиосы һәм Matbugat.ru. Берничә ай элек интернет белән актив кулланучылар кунаклаган тагын бер сәхифә барлыкка килде. Бу — “Etatar.ru”. Башта ул урта һәм кече бизнес алып баручылар өчен тәгаенләнгән, икътисад, сәясәткә кагылышлы мәгъ¬лү¬мат бирүче сайт иде, ләкин 2010 елның көзендә ул тәмам татарчалашты. Мәгълүмат урыс телендә, ләкин икътисадтан тыш татар мәдәниятенә, дингә, тарихка, татар дөньясына караган мәкаләләр көн дәвамында яңарып тора. Аны оештыручы — “Үзебез” хәрәкәте координаторы Илшат Сәетов.
Фикерләр (3) | Караулар (3330) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 18.03.2011

“ЯЗМЫШ ДИП КУЛ КУШЫРЫП УТЫРМАГЫЗ”
20 февральдә Чабаксарда РФ халыкларының туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча иҗтимагый оешма вәкилләре форумы узды. Җыен эшендә Чувашстан, Татарстан, Башкортостан, Якутия, Хакасия, Дагыстан, Мари Иле, Бурятия, Алтайдан килүче җәмәгать эшлеклеләре катнашты. Төп мәсьәлә – Русиядәге урыс булмаган милләтләрнең телләрен саклап калуда бергәләп хәрәкәт итү ысуллары турында фикер алышу.
Фикерләр (7) | Караулар (3420) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 26.02.2010

ДИНИЯ НӘЗАРӘТЕ НИЧЕК ЭШЛИ?
27 февральдә Татарстан мөселманнарының IV корылтае узачак. 650 ләп делегат ТР Диния нәзарәте рәисе Госман хәзрәт Исхакыйның эшчәнлек хисабын тыңлаячак, яңа срокка җитәкче органнарны сайлаячак.
Фикерләр (0) | Караулар (2339) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 19.02.2010


1 [2] 3 

башка фотолар
 
 
 
Информеры