Чәршәмбе 20 сентябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Тырышкан табар"
“КӨНГӘ 110 “КАМАЗ” СЕНАЖ ТӨЙИМ”
Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Илнур Сатдинов 6 яшеннән бирле тракторда эшли. Башта бертуганы Азат абыйның булышчысы булып йөрсә, 8 яшеннән бу вазыйфага үзе генә алынды. Әтисе Вазыйх абый белән “ДТ-100” чылбырлы тракторына утырды ул. Әти кеше төнге сменада эшләсә, көндез кыр эшләрен шушы 8 яшьлек малай берүзе башкарды. Мәктәп елларында башлангыч сыйныфларда укыганда ук колхоз җитәкчеләренең, кыр эшләрендәге тырыш хезмәте өчен, Илнурны ел саен Мактау грамоталары белән бүләкләгәннәрен яхшы хәтерлим. Хәзер аңа 28 яшь. Балачакта кызыккан һөнәренә тугры калды ул. Инде ничә ел дәвамында Кече Чынлыда тракторчылар арасында алдынгылыкны бирми. Авылларда эшче куллар табу бүген зур проблемаларның берсе. Илнур кебек яшьләрнең үзләре теләп эшкә калулары сокландыра.
Фикерләр (0) | Караулар (4229) Лилия ЙОСЫПОВА | 22.07.2013

“КӨН САЕН 400 КИЛО ГӨМБӘ ҖЫЯБЫЗ”
Илдар Кавиев — республикада гөмбә үстереп сатучы бердәнбер зур фермердыр, мөгаен. Продукциясенең бик аз өлеше генә үзләрендә таралганга күрәме, апаслылар аны белми дә диярлек. Илдар тумышы белән шушы районның Кормаш авылыннан. Хәзер Казанда яшәсә дә, эше монда булгач, көн саен кайтып йөри икән. Югары белемле юрист булса да, әнә нинди эшкә кереп киткән. Хәер, ул бит үстерүче генә түгел, зур цех белән идарә итүче дә. Шуңа күрә алган белеме аңа монда бик кирәк.
Фикерләр (0) | Караулар (3088) Алсу САБИРОВА | 08.07.2013

“АВЫЛ БЕТӘ ДИП ТОРМАДЫК, ФЕРМА САЛДЫК”
Теләче районында ямьле табигать кочагына ышыкланып урнашкан бер авыл бар. Рәсми атамасы Яңа Җөри булса, халык теленә Карачтау буларак кереп калган ул. Менә шул авылда бүген дистәгә якын йортта гына ел әйләнәсе тереклек билгеләре сизелә. Калган өйләрне җәен дача буларак файдаланалар. Авылның бетә баруын шунда яшәүчеләр юлсызлыкка аударып калдыра. Шунысы кызык: берәүләр Карачтаудан качып киткәндә, икенче берәүләр анда гаилә фермасы ачып җибәргән. Район үзәгендәге йорт-җирләрен калдырып, күченеп килгән бит алар!
Фикерләр (0) | Караулар (1705) Фәрит САЛИХОВ | 08.07.2013

“ИНКУБАТОРГА 45 МЕҢ ЙОМЫРКА СЫЯ”
Календарьда язның икенче ае хөкем сөрсә дә, кыш һаман китәргә уйламый. Ә авыл халкы тизрәк көннәр җылытканны көтә. Чеби алыр чак җитте бит. Шулай да, кайбер хуҗабикәләрне мондый һава торышы гына тоткарлап тормаган. Сап-сары йомгакларны җылы өйгә сыендырганнар. Инкубатор тотучыларның да эшләре тыгыз. Күбесе беренче партия чебиләрне чыгарып, уңышлы гына урнаштырып бетергән икән. Чистай районында шушы эш белән шөгыльләнүче Ләлә һәм Рәшит Вәлиевлар гаиләсе дә сезонны февральдә үк башлап җибәргән. — Ай-һай бу кышны! Китәргә теләми бит. Шулай булуга карамастан, мартта чыккан чебиләрне әкренләп алып бетерделәр. Икенче партияне көтәбез, инде анысына да заказлар күптән җыелды, — ди Ләлә апа, елмаеп.
Фикерләр (0) | Караулар (1700) Лилия ЙОСЫПОВА | 12.04.2013

“КӨНГӘ 90 ЛИТР СӨТ САВАБЫЗ”
Соңгы елларда күпләр сыерларын бетерде. Әмма сөтсез яшәү читенрәк икәнен аңлагач, кайберәүләр сөтлебикәләрне кәҗәгә алыштырды. Аерым хуҗалыклар гына түгел, республикада кәҗә тоткан гаилә фермалары да ел саен әкренләп арта. Саба районының Сатыш авылында гомер итүче Илнар Сибгатуллин да ике ел элек крестьян-фермер хуҗалыгын булдырган. Бүген аның фермасында 84 кәҗә. Юк-бар түгел, барысы да иң шәпләр рәтендә йөргән “Заанинский” токымлылар. — Безнең якта халык кәҗә сөтенә ияләшеп бетә алмый әле. Югыйсә “Заанинский” сөтенең исе дә юк, тәмле. Шулай да, борчылмыйм, көннеке-көнгә сатылып бетеп бара. Күпләр, дәвасы тимәсме дип, мәҗбүр булып ала. Үзебезнең кәҗә сөтеннән өзелгән юк. Сыерны күптән бетердек, — ди Илнар.
Фикерләр (0) | Караулар (1752) Лилия ЙОСЫПОВА | 12.04.2013

“ЧӘЧӘК ҮСТЕРҮ КҮҢЕЛЛЕ!”
Апаста яшәүче Лилия Зәйнуллина үз эшен 13 сутый җирдә теплица төзеп, кыяр үстереп сату белән башлап җибәргән. Берничә ел эчендә Лилия ханымның эше җайга салынган дип курыкмыйча әйтергә була. Чөнки ул хәзер 1 гектар мәйданда эшли. Алай гына да түгел, кыяр-помидордан кала, берьеллык чәчәкләр чәчә, ә быел лаләләр утыртып караган. Лилия белән эш урынында күрешеп сөйләштек. Мин килеп кергәндә, эшчеләре белән мәш килеп, зур-зур тартмаларга яз чәчәкләрен тутыралар иде.
Фикерләр (0) | Караулар (1931) Алсу САБИРОВА | 12.04.2013

“КАВЫНГА ХӘТЛЕ ҮСТЕРӘБЕЗ”
Чүпрәле районының Яңа Чүпрәле авылында гомер итүче Фирдәүсә Даутова моннан биш ел элек, сату-алу өлкәсендәге эшенә нокта куеп, үсентеләр үстереп сатуга керешә. Халыкны кыяр-помидор, кәбестә белән тәэмин итә башлый. Үткән ел кавын да үстереп саткан хәтта. — Бакча эшен балачактан яраттым. Тәртибен белер-белмәс кыяр утыртып, шулардан уңыш алып сөенгән самими чаклар бер дә истән чыкмый, — ди Фирдәүсә апа. — Ул чорда кызык өчен булса, хәзер шушы һөнәребез гаилә кассасын тулыландыручы төп чара. Дәүләт эш ачучыларга ярдәм йөзеннән төрле программалар уйлап чыгаргач, шуннан файдаланып, үземне бары тик яраткан эшемә — бакчачылыкка багышлыйсы иттем. Күңелгә якын кәсеп булгач, үсентеләрне күз карасы кебек тәрбиялим. Аларга яктылык, су, ашлама гына түгел, җылы мөнәсәбәт тә бик кирәк.
Фикерләр (0) | Караулар (1917) Лилия ЙОСЫПОВА | 28.03.2013

“ФЕРМА ТӨЗҮ ХЫЯЛ ИДЕ”
Республика буенча барган “Гаилә фермасы” программасы турында әледән-әле язып торабыз. Кайсы җирлектә, кеше нинди тармакта эшли, авырлыклары, отышлы яклары — барысын да яктыртырга тырышабыз. Кайсы юнәлешне генә сайламасыннар, һәр гаиләнең үз тарихы була. Кемдер моңа барыбер терлек асрыйбыз, ичмасам, программа нигезендә булыр дип алына. Икенче берәүләр исә күптәнге хыялларын тормышка ашыра. Гомере буе Чаллыда яшәп, күптән түгел генә туган ягы Сарман районының Нарат-Асты авылына күчеп кайткан Валентина һәм Юрий Семеновлар әнә шундыйлар рәтендә. 15 яшьтән авылдан чыгып киткән Валентина апа берничә шәһәрдә яшәп ала. Сөйгәне Юрий белән кавышып бергә тора башлагач, 25 елдан артык вакыт Чаллыда эшләп уза аларның. Баштарак пешекчелек тармагында булсалар, соңрак базарда бер нокта ачып, үз эшләрен булдыралар. Яшәргә менә дигән фатир, гаилә өчен тормыш алып барырга җитәрлек акча кереп торса да, Валентина апа күңеленнән һаман авыл тормышы, фермерлык эше белән яна.
Фикерләр (0) | Караулар (1631) Алсу САБИРОВА | 01.03.2013

“КАЙБЕР КҮРКӘЛӘРЕМ 17 КГ ИТ БИРДЕ”
Питрәч районының Шихазда авылында күркә өмәләре гөрли. Дөресрәге, кош-кортны күпләп үстерүче, халыкны чиста ит белән тәэмин итүче Зөлфия Шәйхелисламова бу көннәрдә күркәләрен суйдырып эшкәртү, түшкәләрне урнаштыру белән мәшгуль. Әңгәмәдәшем быел 240 күркә асраган. Аларның күбесен күптән урнаштырган. Бу ялларда исә соңгы 40 ын эшкәртеп бетергән. Аның өеннән кеше өзелми. Күркә итенең өстенлеген, файдалы үзенчәлекләрен аңлаган клиентлары бәясенә карап тормый икән.
Фикерләр (0) | Караулар (1716) Лилия ЙОСЫПОВА | 01.03.2013

“КӨНГӘ 6-7 ТӘРӘЗӘ ЯСЫЙБЫЗ”
Вадим Захаров җырчы булудан тыш бик уңган фермер, эшмәкәр дә әле. Ике ел элек авылдашы, якын дусты Игорь Елисеев белән бергәләшеп пластик тәрәзәләр ясау цехы ачып җибәргәннәр. — Бер тапкыр да пластик тәрәзә ясап караган кеше түгел идем. Башыңа төшкәч, өйрәнәсең икән. Баштагы мәлләрдә җиңелләрдән булмады. Әле сыздым, әле боздым... Хаталар чыгып кына торды. Хәзер исә тиз һәм җайлы ясыйм. Теләк кенә кирәк, барысына да төшенеп була. Әти-әни дә: “Башлап карагыз. Игорь булдыра торган егет. Монысында уңмасагыз, башкасына алынырсыз. Сез яшьләр әле”, — дип канатландырды, — ди Вадим.
Фикерләр (0) | Караулар (1681) Лилия ЙОСЫПОВА | 15.02.2013


[1] 2 3 4 5 

башка фотолар
 
 
 
Информеры