Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Тырышкан табар"
“ИҢ КАДЕРЛЕ БӨРТЕК — ҮЗЕҢНЕКЕ!”
Биектау районының Ямаширмә авылында яшәүче Азат Әхмәтовны республикабызның иң тәҗрибәле фермерларының берсе дип курыкмыйча әйтеп була. Үзенең фермерлык хуҗалыгын 1990 елда оештырып җибәрә. Ул вакытта әле колхозларның бай, бар көченә эшләгән чагы. “Башка” чыкканчы Азат абый агроном була. Колхозда түгел, үзеңә үзең хуҗа булып шушы ук яраткан эшне башкарып булачагын аңлаткач, бер төн эчендә уйлап, алынып карарга булдым, ди ул.
Фикерләр (0) | Караулар (1453) Алсу Сабирова | 03.02.2012

“Миңа агач эше генә булсын”
Теләче районының Иске Җө¬ри авылында яшәүче Сөләйман абый Фәрхуллин агачтан бик матур ишек¬ләр, тәрәзә рамнары, умарта оя¬лары, шкаф һәм башка җи¬һазлар ясый дигәнне ишеткәч, без дә битараф калмадык, алар өенә юл тоттык. Кышын авылларда беренче чиратта юл мәсьәләсе борчый. Ә биредә кар яумый диярсең. Авыл юлларын ялт итеп чистартып куйганнар. Теләсә кемнең капка алдына килеп җитү бернинди авырлык тудырмый. Их, һәр авыл юллары шулай булсын иде дип уйлап куйдым. Сөләйман абый җылы остаханәсендә кече улы Ильяс белән ишек ясап ята иде. Озак еллар шул эш белән мавыгып шомарган останың кулында ут уйнатуы аңлашыла, менә кечкенәсе бу эшкә кайчан өйрәнеп өлгергән диген. Эшләрен сокланып күзәттем.
Фикерләр (0) | Караулар (2598) Лилия ЙОСЫПОВА | 31.01.2012

“Мин бик универсаль хатын”
Нурлат районы Киекле авылында яшәүче Зилә Шәрәфетдинова күпләргә үрнәк итеп куярлык хатын. Ягымлы тавышы, сөйкемлелеге белән бер күрүдән үзенә җәлеп итә, эше, башкарган хезмәтләре дә мактап туймаслык. Кайчан килеп керсәң дә, йортында чисталык хөкем сөрә. Ул пешекче, фермер, хисапчы, көтүче, ветеринар... Иренә яхшы тормыш иптәше, улына әйбәт әни. Ничек барысына да өлгерәдер?! Шәрәфетдиновлар гаиләсе 2010 елда 24 сыердан торган гаилә фермасы төзеп, шул эш белән шө¬гыль¬ләнә башлый. Зилә апа белән фермерлык серләре, аның уңай яклары, шул ук вакытта авырлыклары һәм башкалар турында сөйләштек.
Фикерләр (0) | Караулар (1324) Лилия ЙОСЫПОВА | 20.01.2012

“БАЛАВЫЗНЫ ҮЗЕБЕЗ ЭШКӘРТӘБЕЗ”
“Башыңа төшсә, башмакчы да булырсың”, – дигән борынгылар. Чынлап та, кем нәрсә белән генә шөгыльләнми хәзер. Бу күренеш бигрәк тә район җирләрендә колач җәя. Меңләгән баш каз-үрдәк үрчетүчеләр, куян үстереп сатучылар, сөт җыеп, май-эремчек ясаучылар, тәрәзә-ишек, өстәл-урындык, җиһаз җитештерүчеләр моның ачык мисалы. Казанда туып-үскән Альберт Харисов та, әти-әнисе артыннан Мамадышка күченеп кайтып, умартачылык белән кызыксына башлый. Дөресрәге, умарталар ала һәм балавыз эшкәртү цехы ачып җибәрә. Шул рәвешле районындагы умартачыларның кул хезмәтен җиңеләйтмәкче була.
Фикерләр (0) | Караулар (2819) Ләйсән МӘҖИТОВА | 26.02.2010

“ЗАКАЗЛАРНЫ ӨЧ КӨНДӘ ЭШЛИБЕЗ”
Апас районында яшәүче Илдус Хәбибуллин моннан 7 ел элек пластик тәрәзәләр ясау буенча үз эшен булдырган. Бу хакта ишеткәч, кәсебе белән танышу, барысын да күреп кайту ниятеннән юлга кузгалдым.
Фикерләр (0) | Караулар (1917) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.02.2010

“ҖИҺАЗ ЯСАГАНДА ЯЛ ИТӘМ”
Шәхси кәсебен булдырган кешеләр: “Үзебезгә үзебез хуҗа”, – дияргә ярата. Дөресе дә шул. Ләкин аларга карагач, үзеңә үзең хуҗа булу бер дә җиңел түгел дип уйлап куясың. Чөнки нинди генә сылтау, сәбәп тапсаң да, таякның авыр башы һәрчак үзеңә төшә, ару-талуны белми эшләргә туры килә. Апас районы Урта Балтай авылында гомер итүче Рәсим Сибгатуллин да бәйрәм вакыты, бөтен кеше ял итә дип тормый, иртән-иртүк җиһаз ясау цехына ашыга. Чөнки клиентларын югалтасы килми. Ә аның өчен заказларны тиешле вакытка өлгертергә кирәк.
Фикерләр (0) | Караулар (1911) Ләйсән МӘҖИТОВА | 06.02.2010

“КӨНЕНӘ 400-500 Л СӨТ ҖЫЯБЫЗ”
Бирде быел кыш кирәкне. Күрмәгән суыкларны күрсәтте бит. Ялларда кайбер район һәм авылларда температура 37 градуска тикле төште. Нәтиҗәсе булып шәһәрдә әле анда, әле монда ватылган машиналар торды. Ишегалларында да тимер атларын кабыза алмый интегүчеләр шактый булды. Без дә дустым белән шактый маташканнан соң гына, алдан планлаштырганга күрә, Апас якларына кузгалдык.
Фикерләр (0) | Караулар (2114) Лилия ЙОСЫПОВА | 01.02.2010

“КЫЧКЫРСАҢ, СӨТНЕ АЗ БИРӘ”
Cоңгы елларда авылларда кәҗә асраучылар саны артканнан-арта бара. Авыл халкы хәтта сыерга караганда хуҗалыгында кәҗә тотуны кулайрак күрә. Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Фазыл Сәлимгәрәев туган авылы Куҗакта (Сарман районы) зур ферма төзеп, токымлы кәҗәләр үрчетергә булган. Узган ел Ставропольдәге авыл хуҗалыгы институтыннан алып кайткан 25 кәҗәнең баш саны бүген 58 гә җиткән.
Фикерләр (0) | Караулар (2005) Эльмира СӘЛАХОВА | 24.01.2010


1 2 3 4 [5] 

башка фотолар
 
 
 
Информеры