БАШ БИТ
СӘХИФӘЛӘР
РЕДАКЦИЯ
ТАТНЕТ
Шимбә 23 февраль 2019
18:09:34
тат
|
lat
Соңгы фикерләр
KennethEmuch | 25.09.2017 17:36
<a href=http://cialis365.us.com/>cialis mastercard</a>
Dustinchuro | 25.09.2017 17:33
s <a href= http://cialislkk.com/cialis-generic >cialis generic</a> b
Jasondeway | 25.09.2017 17:29
o <a href= http://prednisoneyc.com/prednisone-common-side-effects >prednis
Suednexoreott | 25.09.2017 17:23
<a href=https://muhorshibir.kakzaim.cf/zaymsrochno/235-vzyat-zaym-v-zaymere.h
Edwinpex | 25.09.2017 17:21
j <a href= http://prednisoneyc.com/prednisone-interactions >prednisone j c
JosephGar | 25.09.2017 17:21
j <a href= http://modafinilqtm.com/provigil-coupon >how to get provigil
AaronBom | 25.09.2017 17:15
<a href=http://bupropionsr150mg.us.org/>bupropion zyban</a>
AaronBom | 25.09.2017 17:06
<a href=http://hydrochlorothiazide12.us.org/>HYDROCHLOROTHIAZIDE NO PRESCR
KennethEmuch | 25.09.2017 16:59
<a href=http://bupropionsr150mg.us.org/>bupropion</a>
Andrewlig | 25.09.2017 16:54
w <a href= http://paydaycon.com/payday-loans-direct-lenders-bad-credit >te
Сәхифә: "Сәхнә арты"
Сәхнә арты
“ҮЗЕМНЕ ЭСТРАДАДА РЕВОЛЮЦИЯ ЯСАДЫМ ДИП УЙЛЫЙМ”
Моннан 8 ел элек тамашачыга күренмичә, радиоларда гына “Төнге урам” җырын башкарган Әлфинә Әзһәмованы 20 яшьлек туташ дип уйладылар. Сәхнәгә чыгар вакыты җиткәч, яшь, чибәр кыз урынына 40 яшьтән узган ханымны күргәч, гаҗәпләнеп тә калдылар. — Халык тәүге тапкыр үземне күргәч, шаккатты. Мин нишли алам?! Яшәреп китеп булмый бит инде (көлә). Ходайдан тавыш бирелгән һәм ул шулай яшь килеш сакланган икән, бик әйбәт. Җырчыларның тавышы картая, диләр. 20 яшьлекләр белән бутагач, моны комплимент дип кабул итәм. Бу Ходай бүләге. Ул шушы байлыкны биргән икән, ник кулланмаска?! Үземне эстрадада революция ясадым дип саныйм. Башта гаҗәпләнеп калган халкым мине күтәрде дә инде, — ди Әлфинә ӘЗҺӘМОВА.
Фикерләр (2)
| Караулар (3106)
Лилия ЙОСЫПОВА | 21.01.2013
Сәхнә арты
“БЕРЕНЧЕ КҮРЕШКӘЧ ҮК АЙДАРНЫҢ ҮЗЕМӘ ТИҢ ЯР ИКӘНЕН АҢЛАДЫМ”
Жырчы Алия Исрафилованың зифа буена күпләр сокланып карый. Башка “йолдыз”лар тазармас өчен тәмле ризыклардан баш тартканда, фитнес-клубка йөргәндә ул: “Нәрсә телим — шуны, кайсы вакытта ор¬ганизм сорый, шул чакта ашыйм”, — дип гаҗәпләндерә. Бәби тапкач, бәлки, ул да үзгәрер, дигән иде кайберәүләр. Юк, нәкъ студент елларындагыча, бер үзгәрешсез калды Алия. Моның өчен бернинди чара да күрми икән. — Миңа карьера артык мөһим түгел. Беренче урынга гел гаиләмне куям. Хуҗабикә булу да рәхәт. Ирем Айдарга ошасын дип, тәмле ризыкларны көн саен пешерәм. Якыннарым ашаганда мин дә читтә тормыйм. Ирем дә гел: “Рәхәтләнеп аша. Тазарсаң да яратачакмын”, — дип тора, — ди Алия.
Фикерләр (0)
| Караулар (1913)
Лилия ЙОСЫПОВА | 15.01.2013
Сәхнә арты
“СӘХНӘДӘ ЯЛКАУ БУЛЫРГА ЯРАМЫЙ”
Нуретдин абый Нәҗмиев үз гомерендә тере артистны беренче тапкыр 11 яшендә күрә. Туган авылы Балыклы Чүкәйгә концерт белән килгән композитор Фәтхерахман Әхмәдиев була ул. Озын тәнәфестә бала-чага, моң иясен күреп калырга дип, клубка йөгерә. Алар арасында Нуретдин дә була, билгеле. Ул көй-моң остасының ап-ак баянын күреп, аннан күзен ала алмыйча, шаккатып карап тора. “Нәрсә, баянчы буласың киләме әллә?” — дип сорап куя композитор. “Юк, артист булам”, — дип җавап кайтара малай. Бүген Нуретдин абый 45 елдан артык гомерен театр сәхнәсенә багышлаган. “Мин бәхетле артист булдым, беркайчан рольсез тормадым. Үз гомеремдә 27 режиссер белән эшләргә туры килде, мине берсе дә какмады”, — ди ул. Яхшы артист булуы өстенә, Нуретдин абый яхшы ир, әти һәм бабай, оста пешекче һәм гөмбәче дә. “Бөтен төр ризыкны әзерли беләм. Коймак пешерергә яратам. Гөмбә тозлауны беркемгә дә ышанып тапшырмыйм”, — ди ул.
Фикерләр (0)
| Караулар (1633)
ГАБДРӘХИМ | 15.01.2013
Сәхнә арты
“БУЙДАК ТОРМЫШНЫҢ РӘХӘТЕН КҮРЕП ЯШӘП ЯТАМ”
Эстрадага “Син минем янымда” җыры белән килеп кергән Ранил Нуриевны тиз арада “йолдыз” ясап куйдылар. Зәңгәр экраннарда клибын еш әйләндерәләр, интернет челтәрендә караучыларның исәбе юк. Татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре, хәтта шоу-бизнеста кайнаучы, алып баручы Ксения Собчак та игътибарсыз калдырмаган. “Син минем янымда” җырына төшерелгән клипны караганнан соң, уртак танышлар аркылы яшь җырчыны үзенең бер кичәсенә чакырган. — Кичәләрдә күп йөрим. Мәскәүгә дә еш чакыралар. Ксения үткәргән кичәгә дә теләп бардым. Аның белән күрештек. Сүзне озак тотмады, клип турында фикерен әйткәч, “Татары молодцы!” — диде. Бу яхшы бәя. Гомумән, җыр уңышлы булды, — ди Ранил.
Фикерләр (0)
| Караулар (1800)
Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012
Сәхнә арты
“ТЕАТРДА БЕР КӨН КҮРЕНМӘСӘМ, ЭЧЕМ ПОША БАШЛЫЙ”
Актер Алмаз Сабирҗановның Камал театрында эшли башлавына 7 ел булды. Бер караганда, күп вакыт түгел кебек. Шул арада ул 15 ләп рольгә җан өрергә өлгерде. “Диләфрүз-Remake”тагы Амурны уйнавы гына ни тора! “Зәңгәр шәл”дә Әптери, “Мулла”да Эльбрус, “Йөзек кашы”нда Айдар, “Кичер мине, әнкәй!”дә Миргаян... Саный китсәк, шактый җыела. Бирелеп, хисләнеп уйнавы рольләрен тагын да җанлырак, ышандырырлык итә. — Уфа “Нур” театрында эшләгәндә гел Камал театры турында хыялландым, бирегә ашкындым. Хәзер монда эшлим бит инде, күптән тынычланырга вакыт, әмма барыбер сагынам. Ял булганда да өйдә утыра алмыйм, театрда бер көн күренмәсәм, эчем поша башлый. Киләм дә грим бүлмәсенә керәм, буфеттагы апаларның, хезмәттәшләрнең хәлен белешәм, планны карыйм һәм өйгә кайтып китәм. Миңа шул да әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә, күңел тынычланып кала, — ди хыялый Алмаз.
Фикерләр (0)
| Караулар (1721)
Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012
Сәхнә арты
“2012 ЕЛ ШӘХСИ ТОРМЫШЫМДА АВЫР ЭЗЛӘР КАЛДЫРДЫ”
Соңгы арада җырчы Энҗе Шәймурзинаның “Үз бәхетемне табармын” дигән җырын радиодан туктаусыз әйләндерәләр. Анда әйтерсең Энҗенең үз күңел халәте чагыла. — Бу чыннан да шулай. Авторлары шушы җырны тәкъдим иткәч, анда үземнең тормышны күрдем. Әйтерсең кушып яздырганмын. Җыр күңелемә бик тә ошады. 2012 ел минем өчен шактый авыр булды. Тизрәк узсын да, киләсе ел бәхет-шатлык кына китерсен иде. Күңелем җәрәхәтләр кичерде. Әле яралар төзәлеп кенә килә, — ди Энҗе.
Фикерләр (0)
| Караулар (2161)
Лилия ЙОСЫПОВА | 10.12.2012
Сәхнә арты
“РӘШИДӘСЕЗ БИК АВЫР БИТ!..”
Әлмәндәр улы Искәндәр! Бу Ирек абый Баһман иҗат иткән рольләрнең меңнән берсе генә, әмма ниндие!!! Көлдергән дә, елаткан да образ! Очрашуыбыз да көлдерде дә, елатты да. “Менә, карале, нинди чибәр егет!” дип яшьлек фотоларын караганда елмаешып алсак, “Әнә стенадагы иң чибәр кызны күрәсеңме, минем Рәшидәм бит ул!” диюгә бүлмәдә авыр тынлык урнаша иде. Ирек абый күзләренә тыгылган яшьне яшерми. Аның аккордеонда уйнап җырлаган “Озату” көе күңелемдә бик озак яңгырап торыр әле...
Фикерләр (0)
| Караулар (2438)
Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 10.12.2012
Сәхнә арты
“СӘНГАТЬ ЮЛЫН САЙЛАП, ИКЕ КУЯН КОЙРЫГЫН ТОТТЫМ”
Яшь җырчы Илнар Ялалов Хәйдәр Бигичев иҗатына гашыйк. “Хәйдәр абый кумирым. Аның һәр җыры үлмәс әсәр. Көннәр буе тыңлап та туйдырмый. Аннан үрнәк алам, репертуарыма җырларын күбрәк кертергә тырышам”, — ди ул. Илнар үзе дә талантлы егет. 2010 елда “Татар моңы” конкурсында II урынны яулады. Казан тамашачысы алдында “сольный” концертын куеп, имтихан тотарга да өлгерде. — Илнар Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында эшләп йөри. Анда теләсә кемне алмыйлар. Илнарның тавышы иркен, ретро җырларны рәхәтләнеп суза. Университетны кызыл дипломга тәмамлады. Классымда укып чыккан егетләрне гел контрольдә тотам. Илнарның эстрадада киләчәге өметле күренә, — ди аның турында остазы Венера Ганиева.
Фикерләр (3)
| Караулар (2496)
Лилия ЙОСЫПОВА | 03.12.2012
Сәхнә арты
“ЧӘЧКӘ БЕЛӘН ТАЛАШКАН ВАКЫТЛАР ДА БАР”
Чәчкә белән бергә хезмәттәшлек итә башлаган яшь җырчы Ирек Гыйбадуллин тамашачыны битараф калдырмаган, күрәсең. Фонограммага җырламаган, милли костюмнарга өстенлек биргән, үзенчәлекле булырга яраткан егеткә яратып тыңлаучылары сорауларны яудырып кына тора икән. — Вак-төяк, шәхси тормышка кагылышлыларына ия¬лән¬дем инде, — дип елмая Ирек. — “Син Кытай татарымы?”, “Татар сәхнәсенә Үзбәкстаннан хәтле килдеңме?” — дип тә сорый кайберәүләр. Андыйларга: “Мин Татарстанда туып-үстем, саф татар егете”, — дип горурланып җавап бирәм.
Фикерләр (0)
| Караулар (1859)
Лилия ЙОСЫПОВА | 03.12.2012
Сәхнә арты
“ӨЙДӘ КӘСТРҮЛЕМ ДӘ ЮК”
Айваз Садыйров — “Татар радиосы” ди-джее. Эшчәнлеген заманында “Арча” радиосыннан башлаган егет моннан тыш “ТНВ” каналындагы “Музыкаль каймак” тапшыруын да алып баргалый. Күптән түгел ачылган музыкаль “ТМТV” каналына да “ябышты” Айваз. Дөресрәге, аңа шушы каналда эшләргә тәкъдим иткәннәр. — Кечкенәдән радиода алып баручы буласым килә иде — теләгемә ирештем. Аннан телевидение турында хыялландым. Анысы да чынга ашты. Күз тимәсен, Ходайдан нәрсә сорыйм, шуны юлыма чыгарып бара. Әле тагын да зуррак планнарым бар. Алдан кычкырырга куркам, — ди Айваз. — Эш күп. Кайчак көн белән төнне алмаштырам. Йокымның нормада булганы юк.
Фикерләр (0)
| Караулар (2283)
Лилия ЙОСЫПОВА | 20.11.2012
1
[2]
3
4
5
6
Беренче фоторепортаж
башка фотолар