Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Сәхнә арты"
“Кулымнан килмәгән эш юк”
Юмор остасы, язучы, күп кенә популяр җырлар авторы Алмаз Хәмзин зур сәх¬нәдән бераз читләшә төш¬те. Соңгы вакытта ул “Казан утлары” журналы хезмәткәрләре белән бергәләп республика мәктәп¬ләрендә иҗади очрашулар оештыра. “Күп¬тән шулай эшлисем кал¬ган. Балалардан да самими, ихлас тамашачы юк бит. Алар белән очрашулар вакытында азга гына булса да бу буталчык дөньядан аерылып торам, ял итеп кайтам”, — ди Алмаз абый.
Фикерләр (1) | Караулар (1963) Лилия ЙОСЫПОВА | 31.01.2012

«Машина откан көнне йоклый алмадым»
“Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы “Башваткыч” тапшыруы эфирга чыга башлаганга әле ике ай чамасы гына вакыт уз¬ды, ә ул уйната торган иң саллы бү¬ләк “ВАЗ-21114” машинасы инде иясенең гаражына ки¬тәр¬гә дә өлгерде — 14 гыйнварда язучы Лә¬биб Лерон тимер ат ачкычына ия булды. Ул минутларда күз¬лә¬¬рендә бәхетле яшь там¬чылары иде Ләбиб абыйның. Беренче булып кызы Айсылуга (Айсылу Лерон — “Татар радиосы” ди-джее — Л.Й.) шалтыратып, сөенече белән уртаклашты. “Кызым, мин әйткән¬нәрдән авып кит¬мәс өчен, яныңда таянырга берәр нәрсә бармы? Машина безнеке бит”, — диде ул.
Фикерләр (0) | Караулар (1575) Лилия ЙОСЫПОВА | 20.01.2012

«Казан егетләре» ник озак яши?
Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар, диләр. Моннан 2 ел элек составыннан Вәли белән Азат киткәч, күпләр шактый еллар матур гына иҗат итеп килгән “Казан егет¬ләре”н дә шушы язмыш көтә дип уйлады. Ике як та әкренләп онытылыр, диделәр. Әмма алай булып чыкмады. Аерылып киткән Азат белән Вәли “Райан” төркеме оештырып, дини юнәлештә уңышлы гына чыгыш ясап килә. “Казан егетләре”ндә калган Артур белән Марат та бик тиз арада яңа егет алып, трио булып оештылар. “Казан егетләре”нә быел 15 яшь тула. Алар нинди планнар белән яши? Барысы хакында студияләрендә очрашып сөйләштек.
Фикерләр (0) | Караулар (1446) Лилия ЙОСЫПОВА | 20.01.2012

“Яңа ел төнендә баянда уйнап мунча кердек”
Укытучы, төзүче, җырчы... Сүзем Фидаил Зарипов турында. Җырчы егет “Барс-Медиа” компаниясе белән хезмәттәшлек итә. “Яшьлегем урамнары” исемле тәүге дискын чыгарырга да өлгерде. Аны төрле “солянка”ларда еш күрергә була. Фидаил белән бәйрәмнәр вакытында очраштык. Күрешү урынына ул “888” номерлы “Ford Foсus” белән килеп туктады. Саннарга игътибарымны күреп: “Җырлаганым өчен бүләк иттеләр. “Алтын барс” сыны урынына”, — дип шаяртып җавап бирде Фидаил.
Фикерләр (0) | Караулар (1729) Лилия ЙОСЫПОВА | 16.01.2012

“МИНЕ ХАЛКЫМ ЯШӘРТТЕ”
Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Вера Минкина иҗаты турында сөйләп тору кирәкмәс тә. 70 елдан артык гомерен театрга багышлаган 92 яшьлек актрисаның эше, дәрәҗәсе, таланты хакында ул башкарган 200 дән артык роль сөйли. Әйтик, “Гөргөри кияүләре”ндә Палый, “Әниләр һәм бәбиләр”дә баш табибә Зәйтүнә Закировна, “Зәңгәр шәл”дә малай, “Әлдермештән Әлмәндәр”дә Хәмдебану, “Моңлы бер җыр”да Ана һәм башка рольләре онытылмаслык. Вера апада кунакта булып, үземә әйтеп бетергесез энергия, көч туплап кайттым. Ул өендә дә актриса. Шундук рольгә кереп китә. Җырлап та ала, биергә дә күп сорамый. Заманадан артта калмаска тырыша. Вакытлы матбугат белән дә танышып бара икән.
Фикерләр (0) | Караулар (2801) Лилия ЙОСЫПОВА | 26.02.2010

“ЙОЛДЫЗНАМӘ ДИП ШАШАМ”
“Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы “Син – минеке, мин – синеке” тапшыруын аеруча яшьләр яратып карый. Чөнки ул әлегә кадәр мәхәббәтен очратмаган кыз һәм егетләргә аралашыр, танышыр, кавышыр өчен менә дигән мөмкинлек бирә. Алып баручылары – Зөлфәт Зиннуров белән Луиза Әхмәтҗанова. Луиза бүген бездә кунакта.
Фикерләр (0) | Караулар (3253) Лилия ЙОСЫПОВА | 19.02.2010

“АВЫР ЧАКТА РӘСЕМ ЯСЫЙМ”
“Татарстан-Яңа гасыр” каналында барган чит төбәктә яшәүче милләттәшләребез тормышын, аларның яшәешен, гореф-гадәтләрен яктыртучы “Халкым минем...” тапшыруына карата тамашачылардан беркем дә битараф түгелдер. Чөнки кайда гына телевидениегә кагылышлы сүз чыкса да, иң әйбәте дип, беренче чиратта “Халкым минем...”не телгә алалар.
Фикерләр (0) | Караулар (2252) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.02.2010

“ГАИЛӘДӘ ИР БАШ!”
Телевизорны сирәк кабызсам да, туры килгәндә рәхәтләнеп “Давай поженимся!” тапшыруын карыйм. Туганнар, дуслар арасында аны яратучылар бар. Чеп-чи хатын-кызлар өчен әзерләнгән күңелле тапшыру. Азакта пар килеп чыгармы-юкмы дип күзәтү генә түгел, алып баручыларның үзеңә тиң кешене ничек сайларга, нинди сыйфатларга игътибар итәргә кирәклеге турында киңәшләрен тыңлау да кызык.
Фикерләр (0) | Караулар (2576) Римма БИКМӨХӘММӘТОВА | 06.02.2010

“АҢЛА ЙӨРӘГЕМНЕ” – ЛЕКЦИЯДӘ ЯЗЫЛГАН ҖЫР”
Илназ Баһ – мәхәббәт җырчысы. Күпләр аны шулай дип йөртә. Татар эстрадасына әле күптән түгел генә “Аңла йөрәгемне” исемле җыры белән килеп керде ул. Шул ук исемдәге тәүге альбомын да чыгарырга өлгерде. “Аңла йөрәгемне”ң көен дә, сүзләрен дә Илназ үзе иҗат иткән. Шул җыр аны тагын да популяр итте. Тагын да дим, чөнки моңа кадәр инде ул ТДГПУның “Мизгел” яшьләр театры белән күп җирләрдә гастрольләрдә булып, “Яланаяклы кыз” фильмында катнашып, көйләр язып, төрле уен коралларында уйнап, сәнгать дөньясына башаяк чумган иде.
Фикерләр (1) | Караулар (3056) Лилия ЙОСЫПОВА | 01.02.2010

“ТЕШЕМНЕ КЫСЫП ТҮЗДЕМ”
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның “Давыл” исемле китап чыгарырга җыенуы күпләрдә кызыксыну уятты. Эшләү дәверендә аңа кемнәр начарлык кылган, рәнҗеткән, барысының да исем-фамилиясе әлеге китапта урын алачак. Мондый кыю адымга Хәмдүнә апа күптәннән әзерләнгән. Ниһаять, вакыт җитте, ди ул.
Фикерләр (0) | Караулар (1986) Эльмира СӘЛАХОВА | 01.02.2010


1 2 3 4 [5] 6 

башка фотолар
 
 
 
Информеры