Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Тырышкан табар"
“ҮЗЕҢӘ ЭШЛӘҮ БАРЫБЕР РӘХӘТ”
Теләче районының Олы Мишә авылында яшәүче Айсинә һәм Ленар Гыйниятуллиннарның гаилә фермасы төзеп куюларына әле күп вакыт узмаса да, бүгенге ныклы эшләренә еллар дәвамында нигез салынган. Заманында хуҗалыкларында үзләренә ит өчен булыр дип 1 баш үгез асраудан башлый алар. Тора-бара үгезләр саны 3 кә, вакыт узу белән 15 кә җиткерелә. Инде бүген Гыйниятуллиннарның гаилә фермасында терлекләр саны 20 савым сыеры, бозау һәм тана-үгезләр белән 40 баштан артып киткән. — Эштән курыкмасаң, тырышлыгыңны кызганмасаң, үз хуҗалыгыңда да менә дигән ферма төзеп була, — дип таныштырып йөрде үз биләмәсе белән 27 яшьлек Ленар. — Эшне тулысынча диярлек автоматлаштырдык. Тиресне дә көрәк-сәнәк белән түгәсе юк, сыер сауган вакытта сөт тә махсус торбалар аша суыткычка китә. Тораклар җылы, уңайлы. Иренмичә эшлә генә.
Фикерләр (0) | Караулар (1072) Фәрит САЛИХОВ | 05.02.2013

“КЫШ БУЕ ОЛТАН САЛАМ”
Көнкүрештән элеккеге һөнәрләр әкренләп төшеп кала. Шәһәрләшеп барабыз дисәк тә, авыл җирлегендә киез итек кимичә булмый. Ә аның гомерен озынайтыйм дисәң, олтан салырга кирәк. Авыл җирлегендә гомер-гомергә эшләнелгән эш булса да, хәзер оста итеп олтан салучы-лар¬ны тиз генә табам димә. Сезонында аларга сорау бик зур. Апас районының Шыгай авылында яшәүче Рафаэль Вахитов әнә шундый осталарның берсе. Олтан салу Вахитовларның буыннан-буынга күчә торган кул эше икән. Заманында Рафаэль абыйның әтисе дә, бабалары да шушы эш белән гаиләләрен туендырган. Хәер, олтан салу гына түгел, күпләп итек тә баскан алар. Хәзер генә калыпларның кайсы кая таралган, чормада тузан җыеп яталар икән.
Фикерләр (0) | Караулар (1080) Алсу САБИРОВА | 05.02.2013

“ЭШНЕ НУЛЬДӘН БАШЛАДЫМ”
Кукмара районының Купка авылында яшәүче Нурсил Шәймәрданов моннан 6 ел элек күршедәге Аш-Буҗи авылында ягулык салу станциясе ачкан. Бер карасаң, ике зур машина китереп куясы, бензин кайтарып саласы да, операторлардан шуны саттырып ятасы кебек. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, күпләр шулай уйлый да. — Алай түгел шул. Заправканы ачканчы җиде кат тиребез чыкты. Тегендә-монда йөрттеләр. Документларны бик озак җыйдым. Тикшерүчеләр дә еш “кунак”. Дәүләттән бернинди ярдәм алмаган, матди запасы булмаганнарга мондый эш ачу җиңел бирелмәгәне билгеле. Әмма барыбер көчемне сынап карыйсы иттем. Аллаһы Тәгалә, әти-әни, гаилә ярдәме белән авырлыкларны җиңеп чыктым, — ди Нурсил.
Фикерләр (0) | Караулар (1243) Лилия ЙОСЫПОВА | 25.01.2013

“ШӘЛНЕ ЕЛ ӘЙЛӘНӘСЕ СОРЫЙЛАР”
Кыш — итек басу, шәл бәйләү чоры. Кукмара районының Аш-Буҗи авылында яшәүче Мәгъсүмовлар гаиләсе данлыклы бәйләүчеләр рәтендә йөри. Алар барысын да күпләп бәйли, дип сөйлиләр. Аш-Буҗи авылындагы башка бик күп гаиләләр кебек, Мәгъсүмовлар сезонлы эш белән тормыш көтәләр. Җәй көне 60-70 кг орлык чәчеп, көздән 5 әр тонна суган орлыгы әзерләсәләр, кышка кергәч, чыннан да, гаиләләре белән диярлек бәйләм эшенә чумалар икән. Ике катлы зур йортта ике гаилә бергә яши. Зөләйха апа һәм Дамир абый янында уллары Нургаян, аның хатыны Нурсөя, балалары Зөбәрҗәт белән Алмаз. Зөләйха апа да, киленнәре Нурсөя дә шушы авыл кызлары.
Фикерләр (0) | Караулар (1251) Алсу САБИРОВА | 21.01.2013

“МИНИ-ТРАКТОР ҖЫЯРГА ХЫЯЛЛАНАМ”
Буа районының Рус Киштәге авылында яшәүче Денис Никитинны алтын куллы дияргә була. Үзләреннән 5 км ераклыктагы Кыят мәктә-бендә укучы бу егеткә техника җене кагылган. Әбисе Лидия әйтмешли, башка эшләре булмаса, көне буе трактордан төшмәс иде. Денис уйлап чыгарып әллә ниләр ясый. Мотоблокка тагылмалы арба дисеңме, үлән ваклагыч, ит ыслау җайланмасы... Әбисе белән әнисенә хуҗалыкта эш җиңелрәк булсын дип, бакчаларында мич чыгарып куйган. Анда мал-туарга, кош-кортка азык әзерлиләр.
Фикерләр (1) | Караулар (1893) Лилия ЙОСЫПОВА | 21.01.2013

“ФЕРМЕРЛЫК ЭШЕ БӨТЕНЛӘЙ ТАНЫШ ТҮГЕЛ ИДЕ”
Чүпрәле районының Чепкас Илмәт авылында гомер итүче Ләйсән һәм Марс Әхмәтовларның шәхси кибет тотулары турында күптән ишетеп белә идем. Моннан ике ел элек алар гаилә фермасы да ачып җибәргән. Бүген Әхмәтовларның 28 сыеры, дистәдән артык бозавы бар. Яшьләрнең икесе дә 2 шәр югары белемгә ия. Берсе — юрист, икътисадчы, икенчесе укытучы һәм шулай ук икътисадчы белгечлеген үзләштергән. — Ничә ел буе укып йөрдек. Бүген сөт җыеп, мал карап, җир эшкәртеп көн күрәбез, — дип елмая Марс. — Әти-әнием гомер буе мәктәптә математика фәнен укыттылар. Мин дә шунда физкультура укытучысы булып урнаштым. Хатыным Ләйсән районда Саклык банкында эшләде. Хәзер декрет ялында. Фермерлык эше безгә бөтенләй таныш түгел иде. Терлекчелеккә ничек кереп киткәнне сизми дә калдык. Студент вакытымда киләчәктә фермер булырмын дип уйлап та карамадым. Авыл хуҗалыгы белгечлеген үзләштергән дуслар күптән шәһәргә качып бетте. Без исә, киресенчә, җиргә, фермага ябыштык. Хәерлегә булсын!
Фикерләр (0) | Караулар (1135) Лилия ЙОСЫПОВА | 15.01.2013

“ХЫЯЛДА ЙӨРТКӘН ЭШЛӘРЕМ ӨЧ КЕШЕ ГОМЕРЕНӘ ҖИТӘРЛЕК”
Саба районының Олы Кибәче авылында гомер итүче Ильмира һәм Илшат Галиәхмәтовлар күпләргә үрнәк гаилә. Җир кадерен, эшнең тәмен белә алар. Пилорама тоталар, 50 гә якын сарык алып җибәргәннәр, 12 га җир эшкәртәләр. Әле моның белән генә тукталып калырга уйламыйлар. Түбән Камада туып-үскән, Илшатка кияүгә чыккач, Олы Кибәчегә кайтып төпләнгән Ильмира аеруча соклану уятты. Күпләребез салада калудан куркып ятканда, шәһәр кызы Ильмира сыер савуны шундый кызыктырып, яратып сөйли, мал карауның да рәхәт бер эш булуын әйтә. Авыл халкын, Олы Кибәченең саф һавасын, тынычлыкны мактап туя алмый.
Фикерләр (0) | Караулар (1224) Лилия ЙОСЫПОВА | 15.01.2013

“БОЗАУДАН ДА КУРКА ИДЕМ”
Гомеренең 27 елын педагоглык эшчәнлегенә багышлаган Наилә Нурмөхәммәтова күптән түгел крестьян-фермер хуҗалыгы булдырган. Бүген ул умарта кортлары үрчетә, авылдагы ташландык ферманы сатып алып, 30 баш токымлы мөгезле эре терлек кайтарткан. Түбән Кама районының Шәңгәлче авылында әнә шундый тырыш, уңган, каршылыклар алдында баш ими торган ханым яши. Бер-бер артлы әти-әнисен, дүрт туганын җирләгән ялгыз хатын-кыз сынауларга бирешергә җыенмый. Искиткеч оптимистлык белән алга атлый.
Фикерләр (0) | Караулар (1376) Эльмира СӘЛАХОВА | 21.12.2012

“КӨНГӘ 300 КГ КАДАК ЯСЫЙБЫЗ”
Чүпрәле районы Яңа Чүпрәле авылында гомер итүче Гөлфирә һәм Рөстәм Йосыповлар гаиләсе үзенчәлекле эшмәкәрләр — кадак ясап саталар. — Үз эшебезне булдырырга ниятләгәч, ниндиен генә уйламадык. Район җитәкчеләре: “Кадак ясап сатуны тәкъдим итсәк, ничегрәк карыйсыз?” — диделәр. Бу идея күңелгә хуш килде, шундук документлар тутырып, шул өлкәдә эш ачасы иттек. Озакка сузарга ярамый иде, чөнки конкуренция булмаган тармаклар бездә аз. Ә менә кадак ясап сату белән шөгыльләнүче юк иде әле, — ди Гөлфирә апа.
Фикерләр (0) | Караулар (1088) Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012

“ТӘКӘЛӘРДӘН 50 КИЛОГРАММ ИТ ЧЫГА”
Саба районының Миңгәр авылында гомер итүче Шәйхуллиннар гаилә фермасында нинди генә кош-корт, терлек юк! Ишегалды һәм җылы абзарлары тавык-чебеш, каз, күркә тавышына күмелгән. Ә терлек абзарындагы ят нәселле сарыклар, атларның баш санын тиз генә исәпләп тә булмый. Әле болары без күреп ияләнгән кош-корт һәм терлекләр генә. Алардан тыш Вәҗиһә һәм Наил Шәйхуллиннар умарта тоталар, бытбылдык, индоүрдәк, мисыр тавыгы (цесарка) кебек кошлар, хәтта пони да асрыйлар. — Бер-берсенә комачау итми алар, — дип сөйли йорт хуҗалары, әлеге төрлелек турында сүз чыккач. — Төрләре күп булгач, үзебезгә дә кызык. Киләсе елга тәвә кошы алырга уйлыйбыз. Ферма гына түгел, зоопарк та бу безнең. Кем генә кунак булмады монда!
Фикерләр (0) | Караулар (1334) Фәрит САЛИХОВ | 10.12.2012


1 [2] 3 4 5 

башка фотолар
 
 
 
Информеры