Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Тырышкан табар"
“КАЗ ҮСТЕРҮ ОТЫШЛЫ!”
Апас районының Сатламыш авылында яшәүче Сания һәм Фәрдис Сафиуллиннар икенче ел рәттән бөтен күрше-тирәне кош-корт белән тәэмин итеп тора. Клиентлар язын гына түгел, көзгә кергәч тә бик күп икән. Кемгә казның зурысы, кемгә йомырка салырдай тавыклар кирәк. Аларның капка төбенә килеп туктагач, кошчылык белән шөгыльләнгән кешегә монда нәкъ урыны икән дип уйлап куйдым. Сафиуллиннар урам башында торалар. Кайчандыр сул яклап кеше яшәгән, хәзер ул йорт буш. Каршы ихата да шулай ук. Өстәвенә янда гына күл бар. — Күпләп кош-корт асрау, алар белән сату итү идеясе беренче булып Фәрдискә килде. Ул әйтте, мин хупладым, — дип башлады сүзен Сания апа. — Фәрдис аларны бик ярата. Кайчак шуларны саклап, төн йокламыйча чыккан вакытлары да була.
Фикерләр (0) | Караулар (1370) Алсу САБИРОВА | 08.10.2012

“БАЛТА-ПЫЧКЫ ЭШЕ МИНЕМ КАНЫМДА”
Чүпрәле районының Түбән Каракитә авылында гомер итүче Рәфыйк Арсланов ун елдан артык агачтан җиһазлар, тәрәзә рамы һәм йөзлекләр ясау белән шөгыльләнә. Башта күңел өчен, үзләренә генә дип эшләсә, соңрак клиентларга хезмәт күрсәтә башлый һәм бу өлкәдә үз эшен ачып җибәрә. Әңгәмәдәшемнең йортында кайсы гына почмакка күз салма, һәрнәрсә хуҗаның үз куллары белән ясалган. Бакча һәм бүлмә ишекләре дисеңме, ишек башлары (арка), тәрәзә рамнары — барысы да Рәфыйк абыйның иҗат җимешләре.
Фикерләр (0) | Караулар (1408) Лилия ЙОСЫПОВА | 17.09.2012

“АРАДА 20 КИЛОЛЫ КАРБЫЗЛАР ДА БАР ИДЕ”
Соңгы берничә елда безнең җәйләр дә көнчыгышныкыннан ким түгел. Белгечләр моңа әллә ни куанырга кирәк димәсә дә, бакчачылык белән шөгыльләнүчеләргә җәйнең кызу булуы кулай гына. Шулай булмый ни, ерактагы тәмле җиләк-җимеш якыная бит. Хәзер күпләрнең бакчасында виноград, абрикос ише тәм-том бар. Бәлки, ул әллә ни күп тә булмыйдыр, әмма авыз тутырып “үземнеке” дип ашавы ни тора! Ә менә Зәй районының Иске Тәкмәк авылында яшәүче Ольга һәм Әкрам Шәйгардановларның үзләре үстергән карбыз, кавын, баллы борыч, берничә сортлы кәбестә, бәрәңгеләре хәтта зур базарга чыгарырлык булган.
Фикерләр (0) | Караулар (1263) Алсу САБИРОВА | 07.09.2012

"МУНЧАНЫ БАР ДА ЯРАТТЫ"
Алабуга районының Черкас авылында яшәүче Иван Мельников турында бер мәртәбә язган идек. Фантазиягә бай Иван Николаевич ул вакытта атка машина тагып йөреп, бөтен тирә-якны таң калдырган иде. Бу юлы күрешеп, аның тәгәрмәчле мунчасына хәйран калдым. Иван Николаевич күршедәге Куклюк авылында урта мәктәп директоры. Дәүләт эше белән беррәттән, ул менә ничәнче ел авылында экотуризм булдыру теләге белән янып йөри. Музей, абзарындагы сарык, кәҗә, сыер, атлар, утын ярырга махсус җайланма, шул исәптән тәгәрмәчле мунча — барысы да кунаклар өчен уйланылган. 3 июньнән соң гына да, ике авылны бер итеп, 200 дән артык турист килеп киткән. Арада финнар, швед, төрек, кытай һәм японнар булган. Тел белән проблема булмаган. Барысының да тәрҗемәчеләре бар иде, ди Иван Николаевич. Күпләренең авыл мал-туарын беренче генә күрүләре икән. Арада аеруча батырлары сыер, кәҗә савып караган, утын ярган.
Фикерләр (0) | Караулар (1163) Алсу САБИРОВА | 04.09.2012

“Җимеш үстерү ләззәт бирә!”
Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Рөстәм абый Галимовны үз район халкы гына түгел, күрше Аксубай, Чистай кешеләре дә яхшы белә. Аның бакчачы дигән даны бар. Без килгәндә Рөстәм абыйның өендә йозак, үзе арткы як бакчада казына иде. — Яшьтән үк бакча яраттым. Ә армиядән соң бакчачылык, төрле агач, яшелчәләр белән бигрәк нык мавыга башладым, — ди Рөстәм абый. — Хәзер өйдә генә, шуңа яраткан шөгыльгә вакыт җитәрлек. Кемгә барсам да, бакчасын карыйм. Ят, миндә булмаган үсенте юкмы, дим. Безнең якларда бик сирәк очрый торган беренче груша агачын Горно-Алтайскидан алып кайттым. Аның тамыры хәзер дә исән. Бик юан булып үскәч, төптән үк кисеп яшәрттем. Ботакларына башка сорт груша ялгадым. Шулай итеп хәзер бер агач әллә ничә төр җимеш бирә. Нинди сортлы грушалар ялгаганымны, дөресен генә әйткәндә, белмим дә. Кайда нәрсә күрәм, бер ботагын алып кайтам да ялгап куям.
Фикерләр (0) | Караулар (1594) Алсу САБИРОВА | 21.05.2012

“КЫЯР ҮСТЕРҮ ҖИҢЕЛ ЭШ ТҮГЕЛ”
Арча районының Түбән Аты авылында яшәүче Фәридә һәм Дамир Хәлиуллиннарның теплица ясап кыяр үстерә башлауларына әле 3 кенә ел. “Баштагы ике елын санамасак та ярый. Тәҗрибә тупладык дисәң, дөресрәк булыр”, — дип көлә хуҗа. Аның каравы быелгы сезонга гаилә җиң сызганып керешкән.
Фикерләр (0) | Караулар (1538) Алсу САБИРОВА | 21.05.2012

“МИН ЧӘЧӘКЛӘР ЯРАТАМ!”
Балтач районы гомер-гомергә үзенә төр¬ле осталарны җыйган. Аның бер ягында балта осталары яшәсә, икенче ягы шәлчеләрнеке. Ә Кариле авылында торучы Чулпан Габделганиеваның чигүче дигән даны бар. — Заманында әби дә, әни дә оста чигүче булган. Ә хәзер менә мин чи-гәм, миннән карап абыйның кызлары да өйрәнеп килә. Әнинең 50-60 нчы елларда чиккән эшләре хәзер дә бар. Күпме вакыт үтсә дә, алар менә дигән итеп сакланган. Ул эшләр бик матур. Шулай да, мин үзгәрәк, заманча булсын дип тырышам, — дип сүз башлады Чулпан.
Фикерләр (0) | Караулар (1696) Алсу САБИРОВА | 13.04.2012

“ОРЛЫК БЕЛӘН ПОЛИЭТИЛЕНГА ГЫНА 70 МЕҢ СУМ КИТТЕ”
Самара өлкәсенең кәсепчеләргә бай Гали авылы турында күпләрнең ишеткәне бар. Анда яшелчәчелек тармагы аеруча киң үсеш алган. Берничә ел элек галилеләр эше белән Татарстан җитәкчеләре дә танышып кайткан иде. Әмма моның белән генә республикада бу өлкәдә әллә ни алга китеш сизелмәде кебек. Бәлки, киләсе ел¬лар¬да уңай күрсәткечләргә ирешербез, чөнки галилеләр үзләре Татарстанга кайтып үрнәк күрсәтә башлады. Сүзем Нәсиха һәм Равил Нуровлар гаиләсе турында. Алар 2010 елда Самарадан Теләче районының Урта Мишә авылына кайтып төпләнгәннәр. Һәм бу сала халкын гына түгел, бөтен Теләчене гаҗәпләндереп, яшелчә үстерү эшенә керешкәннәр.
Фикерләр (0) | Караулар (1380) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.04.2012

“ӨЙДӘ ЫСЛАГАН ИТ ЕЛ БУЕ ЯХШЫ САКЛАНА”
Кукмара районының Зур Сәрдек авылында гомер итүче Зилә һәм Ринат Шәй-хетдиновлар гаиләсе ит ысларга оста. Алар кайчандыр бу эшне үзләре өчен ге¬нә башкарган. Уңышлы килеп чыккан, күрәсең. Авылда сүз бик тиз тарала бит. Тора-бара күрше салалардан да килә башлыйлар. Хәзер Ринатны күп¬-ләр белә. Даими клиентлары шактый. “Бу эшкә куркып кына тотынган идек. Табыш кер¬тә башлар дип башыма да китермәдем”, — ди Ринат. Алар йортына якынлашканда урамга таралган ис шашлык пешергән чакларны искә төшерде. Җәйне сагынып куйдым.
Фикерләр (0) | Караулар (3308) Лилия ЙОСЫПОВА | 26.03.2012

“1 КӘҖӘ 6 ЛИТР СӨТ БИРӘ”
Әлки районы Базарлы Матак авылында гомер итүче Агаповлар гаиләсе үткән ел 30 кәҗәгә исәпләнгән гаилә фермасы ачып җибәргән. Үзләре Базарлы Матакта яшиләр, ә сакалбайлар 4-5 км читтәге Түбән Биктимер авылында тора. Ферма Нина исеменә теркәлгән. Биредәге эшне нигездә ул контрольдә тота. Инде ничә еллар руль артында йөргән әңгәмәдәшемә бу ике араны үтү күршегә кереп чыгу кебек кенә икән. “Өй белән Биктимер арасын көнгә биш-алты урыйм. Бу миңа авырлык тудырмый”, — ди ул.
Фикерләр (1) | Караулар (1718) Лилия ЙОСЫПОВА | 13.02.2012


1 2 3 [4] 5 

башка фотолар
 
 
 
Информеры