Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Иман нуры"
“АВЫЛДА МУЛЛА ЮК...”
Бүген күпчелек авылларда имам-хатипларның олы яшьтә булуын яшерергә маташу һәм мәчет-мәхәлләләр ишегенә йозак эленү куркынычы барлыгын кире кагу юләрлек булыр иде... Сүзләрем һавадан алынмады. Аларның дөреслеген дәлилләү өчен күзне яхшылап ачып карарга гына кирәк. Хәтта кайбер төбәкләрдә хәл бүген үк киеренкеләнә башлаган икән. Әйтик, Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында дини гореф-гадәтләрне башкару хәзер¬дән үк кыенлык тудыра — авылның үз мулласы юк! Ураза гаетен алып барырга читтән шәкерт чакыртылган, Корбан бәйрәмен кем алып барачагын да төгәл генә әйтә алмыйлар. Уртача зурлыктагы татар авылындагы аяныч хәлне ишетеп, җаваплы кешеләр белән элемтәгә керергә булдык.
Фикерләр (0) | Караулар (1425) Фәрит САЛИХОВ | 08.10.2012

“ДИНСЕЗ ТОРМЫШЫБЫЗНЫ КҮЗ АЛДЫНА ДА КИТЕРӘ АЛМЫЙБЫЗ”
Бүген өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә дингә тартыла башлады. Аеруча яшүсмерләрнең моңа битараф булмавы куандыра. Димәк, киләчәгебез иманлы. Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче 10 яшьлек Әминә Яруллина яз айларында Чаллыда узган Коръән уку бәйгесендә катнашып, беренче урынны яулаган. Гаиләдә дини тәрбия алган кыз 3 яшеннән гарәп хәрефләре өйрәнгән, 7 яшендә Коръән укый башлаган. Яруллиннар хуҗалыгына үтүгә, мине гаилә башлыгы Фидаил хәзрәт каршы алды. Ул тумышы белән Теләче районының Урта Мишә авылыннан. Кечкенә чагында әти-әнисе Казанга күченгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, үсмер егет хәрби уку йортына Мәскәүгә юл тоткан.
Фикерләр (0) | Караулар (1570) Эльмира СӘЛАХОВА | 04.09.2012

ЙОРТ САЛУНЫҢ НИЕ БАР...
Җир туңы бетеп, урамнар кипшүгә тирә-якта төзү-төзекләндерү эшләре дә колач ала. Бер карасаң, мөмкинлегең булганда, йорт салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе; өйдең — өй, кактың — чөй. Әмма каралты-кура җиткерүгә алай җиңел карарга ярамый. Ни дисәң дә, ел саен йорт төзеп тормыйсың бит. Бер салгач, бу зур чыгымнар сораган җитди хезмәтнең бәрәкәтле, озак вакытлар куанычын күрерлек булуы да кирәк. Нинди нигез ул? Күршеләрең кемнәр булыр? Эш барышында кагыйдәләр үтәләме, ата-бабаларыбыздан килгән йола, гореф-гадәтләр онытылмыймы? Болар хакында Казанның Гаилә мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән әңгәмә кордык.
Фикерләр (0) | Караулар (1952) Рәшидә АХМИРОВА | 21.05.2012

МӘҮЛИД БӘЙРӘМЕ МӨБАРӘК БУЛСЫН!
Һиҗри календарьның өченче ае булган рабигул әүвәлнең 12 нче көнендә ислам дөньясы Мәүлид бәйрәмен билгеләп үтә. Бу датаны барлык мөселман илләрендә зурлап тантана итәләр. Аның тарихы сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең тормышы, бу фани дөньяга килү көне белән бәйле. Мөхәммәд (с.г.в.), 40 яшенә җиткәч, пәйгамбәр була һәм үзенә йөкләнгән бу җаваплы вазыйфаны 23 ел намус белән үти. 63 ел гомер иткәннән соң, шул ук айның шул көнендә Мәдинә каласында вафат була. Ул — Аллаһтан изге Коръән китабы иңгән соңгы пәйгамбәр. Динебезнең алга китүенә, үсешенә зур өлеш керткән Пәйгамбәребез (с.г.в.) не барлык мөселман дөньясы ничә гасырлар дәвамында изге догада булып зур ихтирам һәм хөрмәт белән искә ала, аның туган көнен шулай зурлап, төрле чаралар уздырып билгеләп үтә. Мәүлид бәйрәме хакында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт ӘДҺӘМОВ белән сөйләштек.
Фикерләр (0) | Караулар (2196) Рәшидә АХМИРОВА | 03.02.2012

НИ ХИКМӘТ БАР ЧАЛМАДА?
Карап торуга гади генә күренсә дә, чалма түбәтәйгә караганда хикмәтлерәк баш киеме санала икән. Мөселман халкының ата-бабаларыннан ук килгән бу дәрәҗәле баш киеме халык диннән читләштерелгән елларда онытылды дияргә була. Ә бүген ул кабат кулланылышка кереп бара. Әлегә чалма чорнау осталары да бик аз, алар Казанда бармак белән генә санарлык. Татарстан диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Тимур хәзрәт Ибраһимов кебек тиз һәм сыйфатлы итеп ураучы юктыр да әле. Җаен алып, тәртибен белгәнгә, ихлас күңеленнән, бик теләп башкара ул бу эшне. Күрмәгәннең – күрәсе, белмәгәннең беләсе килә дигәндәй, үземне дә кызыксындырды бу гаҗәеп баш киеме.
Фикерләр (1) | Караулар (2496) Айгөл НУРИЕВА | 19.02.2010

“ЙӨРСЕННӘР ДӘ ӨЙРӘНСЕННӘР ГЕНӘ”
Казанның Совет районында 2 нче Азино урамы, 1 нче В йортында урнашкан күпкатлы таш йортта тәүге мәчет пәйда булды. Бу тирәлектә яшәүче мөселманнар өчен күптән иман йорты кирәк иде. Чөнки, радиус буенча исәпләгәндә, бу җирлеккә иң якын саналган гыйбадәтханәләр Динислам, Ризван, Казан нуры, Болгар мәчетләре. Ә ара шактый ерак, аларга йөрү күп вакыт һәм финанс сорый, җомга намазына барып кайту өчен генә дә ярты көнгә якын вакыт сарыф итәргә кирәк. Төзим дисәң дә, ул тирәдәге биләмәләр биек таш йортлар белән шыплап тулган, мәчет калкытырлык мәйдан табармын димә. Һәммәсен дә исәпләгәндә, бар яктан бик отышлы килеп чыккан бу башлангыч.
Фикерләр (0) | Караулар (2339) Айгөл НУРИЕВА | 05.02.2010



башка фотолар
 
 
 
Информеры