Җомга 17 ноябрь 2017 18:09:34
 

 

матбугат новости татарстана

 

 

Соңгы фикерләр
Сәхифә: "Табигать шифасы"
“ЧУЛМАН БӨТЕН ЧИРЕМНЕ АЛЫП БЕТЕРДЕ”
Балык тоту белән җенләнгән кешене җәйге эсселек, елга буендагы озынборын-черкиләр генә түгел, кышкы салкыннар да куркытмый. Кышның нинди генә көннәре торса да, боз өстендә тезелешеп утырган балыкчыларны еш күрергә була. Көйсез һава шартларына яраклаша белә, балык шәп чирткән урыннарны боз өстендә торып та чамалый шул алар. Инде быелгы кышкы сезон азагына якынлаша.
Фикерләр (0) | Караулар (1421) Фәрит САЛИХОВ | 01.03.2013

“АТНА САЕН КҮЛДӘ КОЕНАБЫЗ”
Кыш үзенең холкын күрсәтте. Соңгы көннәрдә хөкем сөргән суыклар бүрекләрне, кәҗә мамыклы бияләйләрне кияргә мәҗбүр итте. Бик мөһим эш булмаганда, өйдән чыкмаска тырышабыз хәтта. Ә икенче берәүләр, салкынның борынына чиертеп, бу вакытта урамда салкын су белән коена. Танышым, КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең математика укытучысы Илмир Гәрәев тә шундыйлардан. Салкын су белән дуслашуының нәтиҗәсен дә күрә. Ялгыш кына да төчкергәнен, ютәлләгәнен ишетмәссең аның. Башта ялгызы йөри башлаган Илмир соңрак үз артыннан хатыны Лилияне, ә аннан инде дусларын да ияртте.
Фикерләр (0) | Караулар (1319) Лилия ЙОСЫПОВА | 21.12.2012

“КУЛЫҢ ШИФАЛЫ, ДИЛӘР”
Кайбыч районының Зур Тәрбит авылында яшәүче Елизавета Кошкина медицина, анатомия буенча беркайчан укымаса да, гомерен кеше дәвалауга багышлаган дисәң дә була. Иң беренче ярдәмен якынча 60 еллап элек, 20 яшендә күрсәтә ул. Ферма бозавының аяк сөяге чыга. Мал баса алмый азаплана, ветеринарлар да, ярдәм итә алмыйбыз, дип китә. Шунда сүз ара сүз чыгып, булыша алмыйсыңмы, дип киңәшләшәләр. Лиза апаның кулыннан исән калып, күпмедер вакыттан соң тәмам аягына баскан бозау өчен ферма мөдире чиксез куана. “Кулың шифалы бит. Өйрән син моңа”, — ди ул. Мин килеп кергәндә Лиза апаның килгән кешеләрне озатып, ятып хәл алып торган чагы иде.
Фикерләр (0) | Караулар (1322) Алсу САБИРОВА | 03.12.2012

“ТӨШЕМНЕ СӨЙЛӘРГӘ КУРКАМ — АЛАР ЧЫНГА АША”
Бу якларда кешенең исеменә нәсел-нәсәптән килгән кушаматын, йә булмаса, һөнәрен кушып телгә алу гадәте бар. Шунсыз кем турында сүз баруын да аңламассың. Авылга моннан 9 ел элек кайтып урнашкан әлеге гаиләгә дә өстәмә исемне бик тиз табалар — көне-сәгате белән “күрәзәче Гөлсем” һәм аның гаиләсенә әйләнә дә куя. Им-томчылык, кешеләрне үз ысуллары белән дәвалаучы өчен өстәмә атаманың моннан да кулайрак варианты булу мөмкин түгел шул. Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылы менә шулай, һич көтмәгәндә, Гөлсем Мәмәт-рәхимовалы, дөресрәге, “күрәзәче Гөлсем”ле булды...
Фикерләр (0) | Караулар (2290) Фәрит САЛИХОВ | 03.12.2012

“ЧИРНЕ КУЛЫМ БЕЛӘН ТОЯМ”
Зәй районының Югары Шепкә авылында яшәүче Мөслимә Гыйбадуллина турында Яңа ел бәйрәмнәре тирәсендә ишеткән идем. 36 ел тәмәке тарту стажы булган Апас ягы кешесе: “Үз гомеремдә, белмим, ничә тапкыр ташларга омтылып караганмындыр. Мөслимә апа янына бер генә бардым. Хәзер тартмыйм. Ташладым”, — дип шаккатырган иде. Ул вакытта алар 4 тәмәкече бергә җыйнаулашып барганнар. 1 ай чамасы узды, беребезнең дә тартасы килү теләге юк, дип тә өстәгән иде ул. 1 ай юк вакыт. Алга таба ни булыр, дип әлеге ир-атлар белән элемтәдә тордым. Дөресен әйткәндә, тартмасларына ышанмадым да. Әмма 2-3 ай үтте, аларның берсе дә кире тәмәкегә үрелмәде. — Без колхозда эшлибез. Ә анда барысы да диярлек тарта. Безнең хәтта башкалар тәмәке көйрәткәндә тарту теләге юк, — диделәр миңа. 40 ел үзенә буйсындырып торганны бер көн эчендә ничек дәвалап була? Кем ул? Мөслимә апа белән якыннанрак танышып кайтасы иттем. Ул тәмәкедән генә түгел, башка төр авырулардан да дәвалый булып чыкты.
Фикерләр (1) | Караулар (1829) Алсу САБИРОВА | 24.09.2012

“БУ — ХОДАЙ БИРГӘН СӘЛӘТ”
Балтач районының Норма авылында яшәүче халык табибы Равилә апа Кәримова турында күп тапкыр ишеткәнем булды. Төрле районнарда сүз ара сүз чыгып, “Балтач Равиләсе” дип, гел уңай яктан гына телгә алалар аны. Равилә апа данлыклы буын утыртучы. Тәмле телле, ачык күңелле кеше. Кул-аяк чыкса, кинәт бил ычкынып китсә, кабырга, умыртка баганасын утыртырга, тиз арада нинди дә булса башка ашыгыч ярдәм кирәксә, якын-тирә Балтач, Арчадан гына түгел, Кукмара, Шәмәрдән, Киров якларыннан да аңа киләләр.
Фикерләр (0) | Караулар (2127) Алсу САБИРОВА | 18.06.2012

“АВЫРУ ӨЧ ТӨРЛЕ БУЛА”
Балык Бистәсе районының Югары Ырга авылында яшәүче Рузалия апа Сәлахова янына кайлардан гына килмиләр. Араларында авыруы соңгы чиккә җитеп, бар өметен дәвалаучыга баглаучылар да, инде күптән сихәтләнеп рәхмәт белдерергә килүчеләр дә бар. Май бәйрәмнәреннән файдаланып, узган атнада Рузалия апа белән якыннанрак танышырга теләп мин дә Югары Ыргада булып кайттым. Халык телендә икенче төрле Тулыш дип йөртелгән салада 100 гә якын хуҗалык, тугызьеллык мәктәп бар. Бетеп бара торган авыллар рәтенә дә кертмәс идем аны. Биредә төпләнеп калучы яшьләр булуын да исәпкә алсак, киләчәге өметле күренә. Тик мондагы юлларның начарлыгы искитәрлек, урамнарга керерлек түгел. Рузалия апа яши торган йортка да басу аша салынган юлдан төштек. Шушы авылда гомер итүче газета укучыларыбыз юкка гына юлсызлыктан зар елап шалтыратмый икән редакциягә.
Фикерләр (1) | Караулар (2565) Сиринә Бәдретдинова | 21.05.2012

“...ТӘМУГНЫ ӨСТЕН-ӨСТЕН ГЕНӘ КҮРСӘТТЕЛӘР”
Арча районы Яңа Сала авылында яшәүче Алсу Гыйззәтуллинаны авылдашлары күбрәк массаж ясаучы буларак белә. Моннан тыш, Алсу догалар белән өшкерә, кулындагы биоэнергия ярдәмендә төрле авырулардан дәвалый, күз тигәнне, кайбер очракта бозымны да чыгара. Гаиләдә алар 8 бала үскән. Алсу иң кечесе. Йөрәк авыруыннан интеккән әниләре өй тулы бала-чагасын ятим, ирен тол калдырып, вакытсыз теге дөньяга китеп бара. Алсуга ул вакытта 7 яшь була. — Әни үлеменнән соң әти ул өйдә, авылда (Балтач районының Зур Лыза авылы) бүтән яши алмаган, күрәсең, Кәннәгә күчендек. Күпме генә үткәндер, бердәнбер ир туганыбыз шунда суга батып үлде. Әти кабат безне — 7 кызны җыйды да Киров өлкәсе Малмыж районының Аджим авылына китеп урнаштык. Бер өйләнеп тә карады ул. Әмма үги әни: “Бу кадәр бала белән яши алмыйм, приютка бир”, — дигән. Әти аның сүзен тыңламаган. Безне үзеннән аермады ул. Шул сәбәпледер, теге хатын белән яшәп китә алмадылар. Шуннан соң әти бүтән өйләнмәде, — дип балачагын искә алды Алсу. Кыска гына вакыт аралыгында бер-бер артлы дөньяда иң якын кешеләрен югалту ир өчен кайгыларның да кайгысы булгандыр. Әмма нәкъ менә шул чакта, малае үлгәч, ул үзендә ниндидер көч барлыгын сизеп ала. Әлеге сәләте белән ул кешеләргә ярдәм итә башлый. Күпләр килеп, рәхмәт, кулың шифалы, ди торган булганнар аңа. 75 яшен тутырып, узган ел гына бакыйлыкка күчкән икән.
Фикерләр (0) | Караулар (2131) Алсу САБИРОВА | 21.05.2012

“ИРТӘБЕЗ ТӨРЛЕ ТӨНӘТМӘ, БОЗ СУЫН ЭЧЕП КУЮДАН БАШЛАНА”
Һәр төбәктә диярлек кеше ышанып йөргән халык табибы була. Берәүләр андыйларга хастаханә юлын таптап тәмам хәлдән тайгач, икенчеләр исә, киресенчә, рәсми медицинаны үз итмәгәннән бара. Ничек кенә булмасын, халык медицинасы дигән төшенчә көчле әйбер. Гайфетдин абый Низаметдинов Кукмара районының Уразай авылында яши. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә менә 20 ел кулыннан килгәнчә булыша икән.
Фикерләр (0) | Караулар (1781) Алсу САБИРОВА | 13.04.2012

“Сөлек сау канны иммәс!”
Фәридә апа янына бары бер генә максат — аның белән әңгәмә корырга дип барган идем... Мамадыштан килгән Роза апаның 20 сөлек салдырып торып баскач: “Күз алларым томанлы булып тора иде, яктырып китте бит дөньялар! Әле тагын бер 20-30 ны алыр идем!” — диюеннән көнләшеп куйдым. Иртәдән авырткан башка, колакка җитеп сикергән йөрәккә дәва булмас иде микән бу сөлекләр дигән уйларымны әллә табибә Фәридә Шәкүрова укып та алды инде?! “Күз карашларың бер дә ошамый, әйдә бер биш кенә сөлек салып карыйк!” — дигәч, куркуны артка ташлап, бик тиз ризалык бирдем. Сөлекләр белән “танышуымның” бер генә мизгеле хәтергә уелып калды: тәнне кычыткан чаккан кебек булды... 5-10 секундтан соң сөлек тәнгә үзенең авыртуны баса торган матдәсен җибәреп тынычландырды да, инде бернинди авырту сизмәдем. Күз алларым яктырды, йөрәк тынычланды. Озак вакытлар тынчу бүлмәдә яшәп, саф һавага чыккан кешедәй хис иттем үземне. Бер ялган түгел: тын юллары киңәеп, дөньялар яктырып киткәндәй тоелды. Дәваланып яткан арада Фәридә апа сорауларыма җавап таба торды.
Фикерләр (0) | Караулар (4239) Эльмира ҖӘЛИЛОВА | 13.02.2012



башка фотолар
 
 
 
Информеры